Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбызда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе бара: «ТАТТЕЛЕКОМ» оешмасы ярдәм күрсәтте

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе уза — җәй ахырына кадәр теләгән һәркем аз керемле, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә ала. Безнең районда акциягә беренчеләрдән булып кушылучылар булуы сөендерә!

Традицион игелеклек акциясе 31 августка кадәр дәвам итә. Аның максаты — күп балалы, авыр тормыш шарларында яшәүче балаларны яңа уку елына әзерләргә ярдәм итү. Шунысы шатлыклы, изге күңелле райондашларыбыз һәр ел бу җәһәттән зур ярдәм күрсәтеп тора. Мондый ярдәмгә әти-әниләр дә, балалар да бик шат һәм ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр. Узган елны да райондашлар әлеге изгелекле чарада ифрат актив булганнар иде. Кичә бу акция кысаларында Яңа Кормаш мәктәбендә 4 укучыга булышлык ителгәне хакында коллегам Ләйсән Газизова язган иде. Бүген исә бу акция район үзәгендә дә гамәлләштерелде.

Безнең республикада, районда матди яктан кыенлыклар кичерүче гаиләләргә ярдәм итү традициягә әйләнде. Балалар һәм әти-әниләр «Игелек» үзәгенә җыелдылар. Аларны яңа уку елы белән, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүләре уңаеннан Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова һәм «ТАТТЕЛЕКОМ» оешмасының урындагы җитәкчесе Ринат Хәернасов котладылар.

Арабызда төрле гаиләләр бар: муллык-барлык белән яшәүчеләр белән бергә очын-очка ялгаучылар да, ишле балалы һәм тулы булмаган гаиләләр дә, асоциаль тормыш алып баручылар да. Белем көнендә һәр баланың өр-яңа форма киясе, матур сумка тотасы, гомумән, иң-иң буласы килә.

Бер генә бала да яшьтәшләре арасында ким-хур булмасын, яңа уку елын яхшы кәеф, күтәренке күңел белән башлап җибәрсен өчен үткәрелә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе ил Президенты Владимир Путинның инициативасы белән ел саен уздырыла.

Канцелярия товарлары, дәфтәрләр, рәсем ясау өчен кирәк-яраклар, балалар иҗаты өчен җыелмалар рәвешендә хәйрия ярдәме барысы яңа килеш бирелә; портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, китаплар - яхшы хәлдә яки яңа булырга тиеш. Әйткәндәй, акциягә һәр игелекле вә миһербан йөрәкле кеше кушыла ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев