Сәләтле балалар гимназиясе укытучысы Чулпан Шәрипова филология фәннәре кандидаты булды
23 июнь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы «Жанровая природа современной татарской малой прозы» темасына кандидатлык диссертациясен яклады.
Яшь галимәнең фәнни җитәкчесе — танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закиржанов.
Тикшеренү эше югары бәяләнде, һәм Чулпан Рәмзил кызына филология фәннәре кандидаты фәнни дәрәҗәсе бирелде.

Чулпан Рәмзил кызын һәм аның фәнни җитәкчесен уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Сезгә алга таба да яңа фәнни үрләр, иҗади илһам һәм педагогик эшчәнлегегездә зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев