Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Саратовтан килгән Шамил Акчурин: Актаныштагы «Бүләк»не ике лагерь арасыннан сайлап алдым

Бүген Россиянең 18 төбәгеннән килгән яшь милләттәшләребез «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда җәйге яллларын башлап җибәрде. Саратовның татар милли гимназиясендә укучы Шамил Акчуринга укытучылары Татарстандагы ике лагерьга юллама тәкъдим итә. Шамил дуслары белән Актаныштагы «Бүләк» лагерена өстенлек бирә.

 Саратов шәһәреннән килгән 13 яшьлек Шамил Акчурин «Бүләк»не сайлаганына бер дә үкенми: 

«Бүләк лагерена барырга тәкъдим ясагач, күңелем белән «Бүләк»не сайладым. Бер дә ялгышмаганмын. Казанга 16 сәгать поезда бардык, аннан автобус белән 6 сәгать Актанышка килдек. Биредә бик яхшы каршы алдылар, тәмле ашаталар. Дусларым Таһир, Әминә, Сафия, Эльвина, Динислам белән бергә ял итәбез, чараларда катнашабыз, чыгышлар ясыйм, – дип үзе белән таныштырды кунагыбыз.

Саратов якларында татар милли моңыбыз, мәдәниятебезне саклап яклап яшәүче  Рушан һәм Румия Акчуриннарның кечкенә уллары татарчасын тагы да шомартып, ныгытып кайтырга җыена. башкалардан аның татар телендә яхшы сөйләшүе аерылып тора, гимназиядә атнага дүрт тапкыр татар теле һәм әдәбияты укыйлар. Апасы Лия инде Татарстанны үз итәргә өлгергән, Казанда КФУда укый. Менә шундый 140 яшь татар егете һәм малае хәзерге вакытта «Бүләк» ял-сәламәтләндерү лагеренда ял итә. Бүген лагерьның «Милли мәйдан» агымын ачу тантанасы узды. Төрле отрядларга бүленгән укучылар саф татарча сөрән салдылар, район җитәкчелеген сәламләделәр, сәләтләрен күрсәттеләр.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова балаларга күңелле яллар теләде, кыска гына ял эчендә укучыларны Татарстан, Актаныш районы белән таныштырачакларын, татар телен камилләштерү өчен бик күп чаралар уздырылачагын әйтте.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларны Россиянең алдынгы карашлы, булдыклы шәхесләре булып үсәргә чакырды. Моңа хәзердән үк үзеңне тәрбияләргә кирәк, илебездә төрле яклап камил киләчәк кешесе булып үсү өчен барлык шартлар да бар. Шул исәптән «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда да. Мәсәлән, иртәгәдән укучылар ял итеп кенә калмыйлар, төрле фән предметларын үзләштерә башлыйлар. Гимназия укытучылары кызыклы дәресләр уздырачак. Регионнардан килгән укучылар татар телен генә түгел, ә башка гыйлемнәргә дә ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев