Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Шәһәргә сәяхәт“

Заман белән дөнья да үзгәрә: элек без "бөке" кебек күренешләрне тик шәһәрдә генә күрә идек. Ә хәзер көн дә шуның белән очрашабыз, бигрәк тә, авыл үзәгендә, юл чатында. Машиналар балалар бакчасы тирәсендә аеруча иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә күп. Димәк, авыл юлларында да хәвеф-хәтәр арта. Шуңа да кыз-малайларны юл йөрү кагыйдәләренә...

Заман белән дөнья да үзгәрә: элек без "бөке" кебек күренешләрне тик шәһәрдә генә күрә идек. Ә хәзер көн дә шуның белән очрашабыз, бигрәк тә, авыл үзәгендә, юл чатында. Машиналар балалар бакчасы тирәсендә аеруча иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә күп. Димәк, авыл юлларында да хәвеф-хәтәр арта.
Шуңа да кыз-малайларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, белгәннәрен даими кабатлатып, хәтерләрендә яңартып тору - балалар бакчасының мөһим бурычы. Кечкенәдән үк юл йөрү культурасына өйрәтсәк, бала зур үскәч тә кагыйдәләрне бозмаска тырышачак. Без үзебезнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү өчен предметлы-үстерешле тирәлекне тулыландырып торабыз: төрле юл билгеләре, машина битлекләре, рульләр, сюжетлы-рольле уеннар өчен костюмнар, машиналар, китаплар һ.б. белән. Алган белемнәрне дидактик, өстәл уеннары; нөфәсәти иҗат (әвәләү, ябыштыру, рәсем); саф һавада йөрүләр һ.б. аша ныгытырга тырышабыз. Бу юнәлештәге нәтиҗәле эш формасына ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар да керә. Алар - бакчабызда еш кунак: балалар белән әңгәмә уздыралар, һәрвакыт күчтәнәч - кызыклы бүләкләр алып киләләр, әти-әниләр җыелышында катнашып, чыгыш ясыйлар.
Күптән түгел бакчада ЮХИДИ инспекторлары белән чираттагы очрашу узды. Чара зурлар төркемендә КВН ярышы белән башланып китте. Балалар белемнәрен төрле уеннарда, биремнәрдә күрсәттеләр. Аннан соң мәктәпкә әзерлек төркеме кыз-малайлары авылдашыбыз А.Ибраһимованың "Шәһәргә сәяхәт" әсәрен театральләштерде. Ахырдан балаларга бүләкләр тапшырылды, бергәләшеп фотосурәткә төштек.
ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе хезмәткәре Регина Сәлимҗанова Пучы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыкладылар һәм бакча коллективына киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев