Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТР Дәүләт Советында Парламент дәресе

Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре атналыгы игълан ителде. Гуманитар гимназиянең 8-9 сыйныф укучылары шундый дәрестә катнашу өчен башкалага Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бардылар. Биредә аларны парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Парламент дәресләре быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан, кеше һәм гражданнарның конституцион хокуклары һәм...

Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре атналыгы игълан ителде. Гуманитар гимназиянең 8-9 сыйныф укучылары шундый дәрестә катнашу өчен башкалага Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бардылар. Биредә аларны парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.
Парламент дәресләре быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан, кеше һәм гражданнарның конституцион хокуклары һәм бурычлары темасына багышлана. Сәләтле балалар өчен Актанышыбызда ачылган гуманитар гимназия-интернаттан 40 укучы ТР Дәүләт Советында ачык дәрес тыңладылар. Башта алар өчен биредә экскурсия оештырылды. Дәүләт Советы музее белән таныштылар, киңәшмә залларын карадылар.
Ә ачык дәрес ТР Дәүләт Советы депутатларының утырышлары уздырыла, республика законнары кабул ителә торган залда үтте. Монда ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин: "Ачык дәресләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Быел ул ТР Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга, парламент эшчәнлегенә һәм дәүләт кору үзенчәлекләренә багышлана. Без монда бүген сәләтле укучыларны кабул итәбез. Биредә республикадан гына түгел, ә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән җыелган балалар бар. Аларга законнар кабул ителгән урын белән танышу кызыклы булыр", - дип башлады үз чыгышын.
Татарстан Республикасының Төп законын кабул итүгә багышланган фильм теманың асылын аңларга ярдәм итте. Аның җөмһүриятебез үсешендәге ролен тасвирлаган иде ул. Егерме ел элек булган зур сәяси вакыйганың тарихи әһәмияткә ия истәлекле мизгелләре күз алдына килеп басты. Республика халкын берләштерүче, аның хокуклары һәм бурычлары язылган "ТР Конституциясе турында"гы закон проекты ул чакта бертавыштан диярлек кабул ителә.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 26 октябрь, 2012 85 (9728) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев