Уку елын йомгаклап: Киров балалар бакчасында мөдирләр киңәште
15 нче май көнне Киров авылы балалар бакчасында район балалар бакчалары мөдирләренең еллык эшчәнлеген йомгаклау буенча методик утырыш узды.
Утырыш балалар тарафыннан Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерү белән башланып китте. Көн тәртибе буенча берләшмә утырышы җитәкчесе Әгъләмова Миләүшә Васил кызы еллык методик эшчәнлеккә йомгак ясап, эшчәнлекнең нәтижәләре белән таныштырды.
Әлеге чарада шулай ук район балалар бакчалары белэн эшләүче методист Хәсәнова Наилэ Назиф кызы еллык эшчәнлекне анализлап, алдагы уку елында хәл ителәчәк проблемаларга тукталды.
Киров балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гайнанова "Авыл балалар бакчаларының эшчәнлеген оештыруда җитәкченең роле" исеме астында чыгыш ясап, авыл балалар бакчаларында эшчәнлекне оештыруда булган проблемаларны хәл иту юлларына тукталды. Шулай ук 2023-2024 нче уку елында мәгарифкә яңалык булып кергән Федераль белем бирү программасы буенча эшчәнлеккә тукталып, килеп туган сорауларга, район методистлары тарафыннан ачыклык кертелде. Соңыннан, бакчада йөрүче балаларның әти-әниләре, балалар hәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ял минутлары оештырылды. Юбиляр мөдирләр һәм озак еллар балалар бакчаларында мөдир вазыйфасын башкаручы хезмәткәрләр тәбрикләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев