Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Уңыш нигезе – хезмәттә

Җиһанда көзләр хәкимлек иткән чор. Алтын яфраклар талгын җилдә бөтерелеп, тын гына сукмакларга төшеп ята. Әйтерсең лә, ниндидер серле, сихри әкият дөньясы. Әлеге сукмак гади түгел. Ул "Мәктәп" дигән тылсымлы фән иленә илтә. Бу юлларны укытучы үз гомерендә ничә тапкырлар үтә икән дә, мәктәп дигән гыйлем йорты ишеген ничә тапкырлар...

Җиһанда көзләр хәкимлек иткән чор. Алтын яфраклар талгын җилдә бөтерелеп, тын гына сукмакларга төшеп ята. Әйтерсең лә, ниндидер серле, сихри әкият дөньясы. Әлеге сукмак гади түгел. Ул "Мәктәп" дигән тылсымлы фән иленә илтә. Бу юлларны укытучы үз гомерендә ничә тапкырлар үтә икән дә, мәктәп дигән гыйлем йорты ишеген ничә тапкырлар ачып керә икән. Укытучы үзе дә тылсымлы дөнья бүләк итүче ул. Аның һәр дәресе серле бер дөньяга тиң. Чын укытучы җанга аклык, пакълек иңдерүче, туган телне, ата - аналарны яратырга өйрәтүче, хөрмәткә лаек, алыштыргысыз олы зат. Чын укытучы булу - ул талант.
Яраткан мәктәбемдә шундый укытучыларның булуына сөенеп, горурланып яшим мин. Сүзем хезмәттәшем Шайхуллин Расих Рафис улы турында. Инде күп еллар ул, гомергә мактаулы һәм шул ук вакытта авыр хезмәтләрдән саналган укытучы һөнәренә тугры калып, физкультура фәненнән белем бирә. Чын, камил укытучы нинди була дип сорасалар, мин, һич тә икеләнмичә, Расих Рафис улы кебек дип җавап кайтарыр идем. Минемчә, укытучының төп сыйфатлары булып түземлелек, укучыларны аңлавы, иҗадилыгы, тәлапчәнлеге тора. Әлеге сыйфатларның барысы да анда бар. Кешегә ярдәмчеллеге, нечкә күңеллелеге белән дә аерылып торучы ышанычлы дус та ул. Шәхси тормышта авырлыклар булганда да, киңәш-табыш кирәк булганда да, ул беркайчан да кеше проблемаларына битараф кала торганнардан түгел. Укытучы үз тәҗрибәсен, белемнәрен балаларга тапшырырга тиеш. Укытучыга үз укучылары ирешкән уңышларны күрү - зур бәхет. Расих Рафис улы укыткан укучылар да, һәрчак үзен сөендереп, төрле ярышларда, конкурсларда берсе артыннан берсе зур җиңүләргә ирешәләр. Һәрбер җиңүнең нигезендә күпме көч, энергия сарыф ителгәнен укытучы һәм укучылар үзләре генә беләдер.
Расих Рафис улының мәгариф өлкәсендә куйган хезмәте зур. Ул Югары Яхшый мәктәбендә күп еллар җитәкче булып саллы хезмәт куйган шәхес. Мәктәптә башкарылган исәпсез - хисапсыз төзелеш, ремонт эшләре, укыту - тәрбия өлкәсендә ирешелгән зур җиңүләр - барысы да аның йокысыз төннәре, үтелгән озын чакрымнары.
Аның әлеге тынгысыз хезмәтенең нәтиҗәсе турында район мәгариф бүлеге, район хакимятенең, Татарстан республикасы мәгариф министрлыгының мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары сөйли.
Расих Рафис улы, бернинди авырлыкларга да карамастан, үз хезмәтегезне намус, горурлык белән башкарасыз. Белем алырга омтылган, җәмгыятебезгә кирәкле шәхесләр тәрбиялисез. Моның өчен без сезгә бик тә рәхмәтлебез.
Кадерле хезмәттәшебез, сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.
Ир-егетнең асыл сыйфатлары
Күркәм эштә генә күренә.
Кыю бөркет кебек армый- талмый
Менегез сез гомер үренә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев