"Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!" иҗат бәйгесендә Пучы укучылары җиңде
Бүген “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе кысаларында районыбыз укучылары юл йөрү кагыйдәләре белүләре белән беррәттән иҗади сәләтләрен дә күрсәтте.
Балалар иҗат үзәге педагоглары каршында “Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!” исем белән үткәрелгән конкурста командалар тематик театраль күренешләр, җырлар, шигырьләр башкарды. Укучыларның махсус киемнәрдән булулары, рольләрен оста уйнаулары, теманы ачып бирүләре бәяләнде.
Иҗади этапта I урынны Пучы командасы яулады. II урында Байсар, III урында Мари Суыксуы мәктәбенең яшь инспекторлары. Бу хакта безгә балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Илүзә Муллахмәтова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев