Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

28 июньдә Ураза башлана

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Ураза, Корбан бәйрәмнәре көннәрен һәм фитыр сәдакасы күләмен билгеләде, дип хәбәр итә ТР Диния Нәзарәте. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Ураза, Корбан бәйрәмнәре көннәрен һәм фитыр сәдакасы күләмен билгеләде, дип хәбәр итә ТР Диния Нәзарәте.

Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар.

Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә.

Корбан бәйрәме - 4 октябрьдә.

Фитыр сәдакасы күләме - 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга - 330 сум. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме - һәр көн өчен 150 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һәм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түли. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.

Фитыр

Рамазан аенда фитыр сәдакасы билгеләнә. Фитыр сәдакасы бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев