Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш кызының якташы Әлфия Авзаловага язган ачык хаты

Актаныш районы Теләкәй авылы кызы Гыйльмуллина Резеда Нурлыгаян кызы якташы Әлфия Авзаловага ачык хат язган. "Актаныш" мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә сакланучы бу хат белән "Интертат" укучыларын да таныштырырга булдык. Әлфия Авзалова! Бу исемне ишетүгә, миндә балачагымның онытылмас истәлек-хатирәләре яңара. Аның иң беренчесе: патефон һәм Әлфия апа җырлары язылган пластинка. Әлфия апа, сезнең...

Актаныш районы Теләкәй авылы кызы Гыйльмуллина Резеда Нурлыгаян кызы якташы Әлфия Авзаловага ачык хат язган. "Актаныш" мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә сакланучы бу хат белән "Интертат" укучыларын да таныштырырга булдык.
Әлфия Авзалова!
Бу исемне ишетүгә, миндә балачагымның онытылмас истәлек-хатирәләре яңара. Аның иң беренчесе: патефон һәм Әлфия апа җырлары язылган пластинка. Әлфия апа, сезнең "Яратам дисең син" дип җырлаган сүзләрегезне ишетүгә, мин яшүсмер кыз ояла идем, гүя ул сүзләрне миңа әйтәләр, шулай да җырчы "тәлинкәдән" аерыла алмыйм, һаман уйнатам да уйнатам.
Әле менә күптән түгел генә А.Гыйләҗевның "Балта кем кулында"әсәрен укып чыктым. Анда да Ә.Авзалованың пластинкасын олы бүләк итеп, кунакка барганда алып баралар. Җырлары нинди бит әле тагын: "Кәккүк","Болын". Кайсы татарның бу моңнарны тыңлаганда йөрәге кайнарланмас?!
Икенче хатирәм: радиодан ул елларда "Бәтиләр, бәтиләр, башка берни әйтмиләр", - дип бер кыз бала бик матур җырлый иде, бу җырны Ә.Авзалованың кызы җырлый, диделәр. Мин шул чагында ул кызга бик кызыктым: "Эх, минем әни дә шулай җырчы булсын иде дә, мин дә шулай матур җырласам иде", - дип, хыялланып йөрдем.
Башлангыч сыйныфларда укыганда Актанышка Миргалимов Хатип абыйларга кунакка килә идем. Аларда сезнең Хатип абыема бүләк итеп биргән фотогыз бар иде. Фото артына түбәндәге сүзләр язылган: "Яшьлек дустым Хатипка Әлфиядән"-, дип. Бала акылым белән шундый бөек җырчы ничек Хатип абыйның танышы-дусты булды микән? - дип гаҗәпләнә идем.
Хәтерләсәгез, Хатип абый да сезнең кебек 1933 елгы иде, ул да Теләкәй авылыннан.
Авылда яшәгәндә безнең күршедә туганыбыз Шәмсиәхмәт бабай яши иде. Аның Әхмәт исемле улы Актаныш РТСында тракторчы булып зшләде. Сез ул чагында РТС клубында эшләгәнсез һәм минем Әхмәт абый белән дуслашып, безнең Теләкәй авылына берничә тапкыр кунакка да килгәнсез. Сезнең берет киеп төшкән япь-яшь, матур фотогыз да саклана аларда.
Балачагымның тагы бер якты истәлеге булып авылга сезнең концерт белән килүегез истә калган. Безне мәктәп укучыларын кичке концертка кертми иделәр, ләкин мин керә ала идем, чөнки килгән артистлар минем туган апага фатирга төшә иделәр. Сезнең, рольгә кереп, Актанышта яшәүче "кәрт" ачучы Сания апа булып, оекбашлар киеп "кәрт"ачу күренешен туган апа кат-кат сөйли иде. Аның исеме - Нурҗиһан һәм ул гомере буе медпунктта эшләде.
Әлфия апа, яшьлек хатирәләрегезне әзрәк искә төшерә алдым микән?!
70 яшьлек юбилеегызда Актанышта йорт салып бирәбез дигәч, шатланып нигезләрен дә карап йөргән идем, ләкин сезгә туган ягыгызга кайту насыйп булмады шул. Әлфия Авзалова Казаннан арта алмады.
"Сөйкемле сөяге бар аның, шуңа күрә аны яраталар", - дигән әйтем сезгә бик тә туры килә. Юкка гына Хәсән Туфан:
Гүзәл дә түгел кебек син,
Чибәр дә түгел кебек .
Ямьлерәк,ләкин барыннан
Синдәге сөйкемлелек! -дип язмаган бит.
Чыннан да, Сез сәхнәгә чыккач, гүзәлләр гүзәленә әвереләсез. Димәк, Х.Туфан аның серен күптән аңлаган. Сөйкемлелектә икән хикмәт. Талант матурлый кешене.
Рәхмәт аңа, безнең "Агыйдел һәм татар иле кызы"н шулай зурлаганы өчен.
Рәхмәт сезгә барысы өчен дә, Әлфия апа! Җырларыгыз, җор сүзләрегез өчен, тормыш авырлыкларына бирешмичә,кешеләргә, якташларга ярдәмчел булганыгыз өчен! Сез татар халкы өчен-кыйммәтле хәзинә.
Хатымның азагын якташыбыз Л.Лерон сүзләре белән:
Татар моңы Алиһәсе,-
Әлфия Авзалова! - дип тәмамлыйсым килә.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66319-aktanyish-kyizyinyiң-yaktashyi-әlfiya-avzalovaga-yazgan-achyik-hatyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев