Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта халык кул эшләнмәләре ярминкәсе үтте

20-21 февраль көннәрендә Актанышның "Яшьлек" мәдәни үзәге һәм балалар иҗат үзәге районыбыз һәм күрше-тирә төбәкләрнең кул осталарын үзенә җыйды. Актаныш һәм күрше районнардагы халык кул эшләнмәләрен җитештерүче осталарга үзара тәҗрибә уртаклашу, үз эшләрен халыкка таныту, сәүдә юл-ысулларын ныгыту максатында оештырылган күргәзмә-ярминкә әле тәүге мәртәбә оештырылуына карамастан, халык арасында киң сорау...

20-21 февраль көннәрендә Актанышның "Яшьлек" мәдәни үзәге һәм балалар иҗат үзәге районыбыз һәм күрше-тирә төбәкләрнең кул осталарын үзенә җыйды.
Актаныш һәм күрше районнардагы халык кул эшләнмәләрен җитештерүче осталарга үзара тәҗрибә уртаклашу, үз эшләрен халыкка таныту, сәүдә юл-ысулларын ныгыту максатында оештырылган күргәзмә-ярминкә әле тәүге мәртәбә оештырылуына карамастан, халык арасында киң сорау -кызыксыну тапты. Республиканың Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән, әлбәттә инде, Актанышның үзеннән һәм күрше Башкортстан республикасы Илеш районыннан килгән 38 оста-эшмәкәр һәм предприятие үзләренең бәйләм, тегү-чигү үрнәкләрен, кызыл балчыктан, каен тузыннан, агачтан ясалган эшләнмәләрен, сувенир, картина, панно, тимердән бөгеп ясалган һәм агачтан мебель, шулай ук авыл хуҗалыгы өчен уйлап табылган яңа җайланмалар тәкъдим иттеләр. Шунда ук күпләр мастер-класс үткәреп, үзләренең эш барышын күрсәтте, эшенең нечкәлекләре белән таныштырдылар.
Чара барышында үзебезнең Актаныш һәм Мәскәү шәһәреннән үк килгән агачны юнып әйбер ясаучы осталар эшчәнлеген күзәтергә дә мөмкин иде - әле кайчан гына аяк астында аунаган гап-гади агач пүләненең аю баласы, я булмаса ябалак, яки башка бер сурәткә керүен күзәтү - үзе бер тамаша. Комнан сурәт төшерү тамашасы да күргәзмәгә килгәннәрнең күңелләренә хуш килде.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 27 февраль, 2013 15 (9761) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев