Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта интернет-кибет ачылды

Интернет челтәре барлыкка килгәннән бирле кешелек дөньясы шактый үзгәрешләр кичерде. Хәзер ансыз дөньясы да туктап калган сыман. Төп яңалыкларны, һава шартларын шуннан белешеп торабыз, нинди генә сорау булмасын - җавапсыз калдырмый. Кайберәүләр өчен якын дус, киңәшче дип әйтсәм дә арттыру булмас. Бер 10-15 ел элек "Интернет-кибеттән товарга заказ бирдем, озакламый...

Интернет челтәре барлыкка килгәннән бирле кешелек дөньясы шактый үзгәрешләр кичерде. Хәзер ансыз дөньясы да туктап калган сыман. Төп яңалыкларны, һава шартларын шуннан белешеп торабыз, нинди генә сорау булмасын - җавапсыз калдырмый. Кайберәүләр өчен якын дус, киңәшче дип әйтсәм дә арттыру булмас.
Бер 10-15 ел элек "Интернет-кибеттән товарга заказ бирдем, озакламый кайтырга тиеш" дисәң, сиңа, һичюгы дигәндә, сәерсенеп карарлар иде. Хәзер инде өйдән чыкмый гына кибеттән кирәк-ярак сатып алу белән берәүне дә аптыратып булмый, түземлек кенә кирәк. Шөкер, күптән түгел андый кибетләрнең берсе районыбызда да эшли башлады. Инде заказ биреп, көн санап, зарыгып көтеп утырасы юк, бар кирәк-ярак кул сузымында гына.
Интернет-кибет турында тулырак мәгълүмат алу нияте белән аңа нигез салучы Хәким Вәҗиев белән әңгәмә кордык.
- Хәким Ханипович, әлеге проект районыбыз өчен яңалык. Интернет-кибет район халкы өчен нәрсәләр тәкъдим итә?
- "Кибет эчендә кибет" программасы нигезендә типография бинасында урнашкан "Мәрьям" кибетендә оештырылды ул. Анда 14 меңгә якын төр товар ассортименты бар, аларны болай гына санап бетерү дә мөмкин түгел. Төп өстенлек офис һәм мәктәп кирәк-яраклары һәм канцелярия товарларына бирелгән, шулай ук бүләкләр һәм көнкүреш техникасы да киң урын алган,-ди ул.
- Интернет-кибеттә ясалган заказны озак көтәсеме?
- Компьютерда интернет аркылы www.office-zakaz.ru/vaziev адресы аша интернет - кибеткә кереп оешма-предприятиеләр һәм һәр кеше үзенә кирәк әйберне сайлап алып заказ ясый ала. Ясалган заказ бездә шундук күренә һәм без аны эшкәртеп әзерләп тә куябыз. Еш кулланылышта булган товарлар "Мәрьям" кибетенә кайтарылган, аларны кибеттән бирәбез, интернет-кибеттә генә булганнарын 1 атна эчендә кайтарабыз. Килешү нигезендә ясалган заказны китереп бирү мөмкинлеге дә бар.
- Халыкны төп борчыган сорау, әлбәттә, бәяләрдер.
- Интернет-кибеттә төбәк буенча уртача статистик бәяләр куелган, ә "Мәрьям" кибетенә кайткан товарларның бәясе күпкә арзанрак, шуңа да заказлар "Мәрьям" кибетендәге бәяләр нигезендә эшләнәчәк. Заказларнын күләменә карап һәм даими сатып алучыларга бонуслар исәпләнә. Җыелган бонусларны товарлата яисә акчалата алу мөмкинлеге дә бар. "Мәрьям" кибетендә интернет-кибеттә булмаган товарлар да бар, мәсәлән GALAXY Россия бердәм предприятиесе көнкүреш техникасының киң ассортименты, дини китаплар һәм башка көнкүрештә кирәк-яраклар күп. Кибеткә рәхим итегез, фән һәм техника үсеше биргән җиңеллекләр белән бергәләп файдаланыйк. Сорауларыгыз булса, 3-03-32, 3-09-54 яки 8-927-402-04-53 телефоннары аша мөрәҗәгать итегез.
Реклама хокукларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев