Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта Төркиядән килгән имам азан әйтә

Изге рамазан ае күңелләребезне сафландыра, җаныбызга тынычлык иңдерә. Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез кабуллардан булсын. Актанышта Җәмигъ мәчетендә әйтелгән азанның үзенчәлекле аһәңенә һәркем игътибар иткәндер. Актанышка Төркиядән килгән мөхтәрәм олуг кунагыбыз - Төркиядә 31 ел имам булып эшләүче Зыя Хайта әйтә аны. Җәмигъ мәчетендә булып, аның белән әңгәмә кордык. Дин буенча...

Изге рамазан ае күңелләребезне сафландыра, җаныбызга тынычлык иңдерә. Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез кабуллардан булсын. Актанышта Җәмигъ мәчетендә әйтелгән азанның үзенчәлекле аһәңенә һәркем игътибар иткәндер. Актанышка Төркиядән килгән мөхтәрәм олуг кунагыбыз - Төркиядә 31 ел имам булып эшләүче Зыя Хайта әйтә аны. Җәмигъ мәчетендә булып, аның белән әңгәмә кордык. Дин буенча да, Төркиядә, Татарстанда яшәүчеләрнең тормышка, дингә булган мөнәсәбәтләре, балаларга дини гыйлем бирү буенча да, инде килеп, кешенең рухи зыялылыгы буенча да әйткән фикерләре үзенчәлекле, игътибарга лаек аның.
Бу хакта алдагы саннарның берсендә сезнең белән дә уртаклашырбыз, хөрмәтле укучым!
Авылларда да, район үзәгендә дә мәчетләребездә рамазан аенда тәравих намазлары укыла, мәчетләребездә дә, шәхси йортларда да ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Көнозын уразада булганда тыелган гамәлләрнең, ризык ашамый торуның безнең ихтыяр көчебезгә, сабырлыгыбызга, үз шәхесебезгә сынау булып торуына тагын бер кат инанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев