Актанышта Туган тел бәйрәме
26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан бар татар дөньясы Туган тел бәйрәмен каршылый. Кызганыч, башка еллардагы кебек зурлап, шигри моңга, җыр-биюләргә үрелеп уза алмады ул быел.
Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар. Чарада шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илфак Ибраһимов, композитор Инсаф Хәбибуллин, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев