Авыл җыенында җан ачысы: “Дөньядагы яхшылыкны да күрә белик әле!”
Кайбер авыл җыеннарында еллык эшчәнлеккә генә хисап ясап калмыйлар хәзер. Кайберәүләр ел буена авыл башлыгының кайдадыр, нидер эшләп бетермәвен бар нечкәлекләре белән истә калдырып, район вәкилләре, төрле авыллардан җыелган халык алдында фаш итү минутларын көтеп тора кебек.
Кичә Татар Суыксуы авылында узган халык җыены мәдәният йорты директоры Гөлназ Баянованың ачыргаланып “Нишлибез без? Ни өчен гел яманлыкк кына күрәбез? Моннан 20 ел элек өсне салып клубта утыра ала идекме? Йортларыбызга газ-су кергән идеме? Юлларыбыз бүгенге кебек чиста идеме? Азрак дөньядагы яхшылыкны күрә белик әле!”- дигән сүзләре белән тәмамланды.
Чыннан да уйланырга җирлек бар бу сүзләрдә.
Исәп-хисапны тыңлагач, район җитәкчелегенең 2021 ел йомгагы белән танышканнан соң, гадәттәгечә, киңәшмәдә халык сорауларына җавап бирү башланды. Урамнарның кайбер өлешләренә өстәмә ут куйдыру, авылда даруханә ачу буенча бирелгән сораулар уңай хәл ителәчәк. Татар Суыксуы буйлап ажгырып чабучы нефтьчеләрнең йөк машиналары да авыл халкының ачуын китерә.
"Коронавирус, ящур авыруларыннан сакланырга кирәк дисез. Ул машиналар кайда гына йөрми, тәгәрмәчләренә нинди генә чир иярми. Өстәвенә авыл юлларын ватып бетерәләр. Ни өчен әйләнеч юлдан йөртмисез?"- дигән сораулар да урынлы күтәрелде җыенда. Бу мөрәҗәгатьне дә авыл башлыгы кабул итте, нефть компаниясе идарәсе җитәкчелеге белән хәл итәчәген әйтте.
Урам тутырып йөрүче этләр балаларны гына түгел, олы кешеләрне дә куркыта Татар Суыксуында.
Район Советы рәисе урынбасары Илшат Габделхәев Киров авылындагы этләр приюты җитәкчесе Илназ Мәгъдәновка проблеманы аңлатып бу мәсьәләне чишәчәген әйтте.
Халыкның участок хастаханәсе каршындагы мәйданда парк булдыру, Мари Суыксудагы каенлыкны мәдәни мирас итеп рәсмиләштерү нияте дә изге.
Бергә-бергә, аңлашып, вәгъдәләрне сүздә түгел, гамәлдә күрсәтергә кирәк була хәзер. Инвалидлар декадасында искә дә алынмаган авыр тормыш шартларында яшәүче инвалидларны кайгыртуны да авыл башлыгына гына аударып калдыру дөресме икән?
- Кешелеклелекне алга сөрик әле,-дип, авылдашларына юкка гына биек мөнбәрдән әйтмәгәндер авыл башлыгы Гүзәлия Хамматуллина.
Әле башлыкны бер авылдашын ватсаптагы авыл группасыннан чыгаруда да гаепләделәр. Баксаң, анысы да кешелеклелек төшенчәсенә барып тоташа икән.
Буранлы көнне Гүзәлия Хамматуллина машинасы белән урамда батып кала. Өе шушында гына булган И. апа йөгереп кенә чыга да батып калган авыл башлыгын фотога төшерә һәм ватсаптагы авыл чатына куя.
- Сездән соң тагын ике машина батты әле анда, юлны вакытында чистартмадыгыз!- дип, гаепли И. апа җитәкчене.
- Буран булу белән авыл араларын чистарттырабыз. Мондый вакытта техника җитеп бетми. Техника булу белән ялт итеп карны эттертәбез. Ә сезнең ул көнне минем батып ятканны фотога төшереп торуыгыз бер кысага да сыймый. Ярдәм итәргә мөмкинлегегез булса да, капка янында тракторыгыз булса да, машинаны чыгарырга булышмадыгыз. Аз гына кешелеклелек төшенчәсен алга сөреп яшик әле. Аннан соң авылдашлар төркеме фотолар, видеолар җибәрә торган чат түгел. Бары яңалыкларны гына хәбәр итәбез. Бу хакта тагын бер искәртеп үтәм, дип, үз фикерен белдерде авыл башлыгы.
Ә сез бу уңайдан ни әйтерсез, хөрмәтле райондашлар? Сездә халык җыеннары ничек уза?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев