Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Бер егылгач, кире торып кит”

Илсур белән сөйләшә-сөйләшә урамнан атлыйбыз. Ул җиңелчә генә минем кулларыма кагылган. Бик игътибарлы Илсур. Миндәге үзгәрешләрне һәр сүземдә, интонациямдә тотып ала. Кызыксындырган сорауларыма тулы җаваплар бирә, тормыштан алынган киңәшләре белән уртаклаша. Рәхәт аның янында. Тыныч. Үзендә ышаныч уятып, бар борчуларыңны оныттыра. Сүз арасында шаян сүз әйтеп, көлдереп, ял да иттерә....

Илсур белән сөйләшә-сөйләшә урамнан атлыйбыз. Ул җиңелчә генә минем кулларыма кагылган.
Бик игътибарлы Илсур. Миндәге үзгәрешләрне һәр сүземдә, интонациямдә тотып ала. Кызыксындырган сорауларыма тулы җаваплар бирә, тормыштан алынган киңәшләре белән уртаклаша. Рәхәт аның янында. Тыныч. Үзендә ышаныч уятып, бар борчуларыңны оныттыра. Сүз арасында шаян сүз әйтеп, көлдереп, ял да иттерә. Ирләрчә ныклык та бар үзендә. Бик ыспай киенгән. Чәчләре дә матур итеп алынган. Гел елмаеп кына тора.
Акрын гына адымнар белән Җиңү паркына атлыйбыз. Тын гына сөйләшәбез. Җиләс җил исеп куйса да, көн матур. Урамда - яз. Табигать уяна, яшәрә. Төрле төсләр белән балкый. Тормышка сөенеп яшә дә яшә.
Бер-беребез белән уртак тел табып, сүзсез дә аңлаша алсак та, икебез дә аңлыйбыз: табигатьнең шушы матурлыгын Илсур - бер төрле, мин икенче төрле кабул итәбез. Илсурның күзләре күрми. 2003 елдан тормыш тоташ караңгылыктан гына тора аның өчен. Бер генә проблема кебек тә соң. Ә ул үз артыннан башкаларын да ияртә.
Тугыз ел...
- Без инвалидлар үзара сөйләшәбез, аралашабыз. Кешеләрнең безгә мескенгә караган кебек карауларын сизсәк, күңел кителә. Шуңа да сәламәт кеше безне үзе кебек итеп кабул итсен өчен икеләтә тырышырга туры килә, - ди Актаныш авылы егете Илсур Шәрипҗанов. - Табигать законы да шундый бит. Көчлеләр генә исән кала, яши. Сынауларга каршы барып яшәргә кирәк.
Икеләтә тырышлык куеп яшәлгән тугыз ел... Унсигез ел...
Илсурга 30 яшь. Гомернең хыялларны чынга ашыра торган курку белмәс вакыты. Илсур өчен дә шулай бу.
- Тормышта синең кебек дустым булса, мин бик бәхетле хис итәр идем үземне. Һәр яклап ярдәм итә ала торган көчле кеше бит син, - дим.
- Дусларым да шулай диләр. Тормышта югалып калган авыр вакытларыбызда синең янга киләбез диләр, - ди Илсур.-Тик утырсаң, уйлана башлыйсың. Гел хәрәкәттә булырга тырышам. Шунысы кыен: урамда үзем генә йөри алмыйм. Барасы җиремә такси яллап барырга өйрәндем. Узган атнада Чаллыда, Алабугада дусларымда булдым.
Илсур гитарада уйный, җырлый. Үзенең яраткан ризыкларын да пешереп ашый. Лаеш техникумында укыганда студент еллары өйрәткән боларына. Су коенырга, балык тотарга ярата. Су кергәндә алдагы кеше йөзгән тавышка яраклашып йөзәм ди. Мәктәптә укыганда ук китапханәдә актив укучы саналган Илсур хәзер дә шул ритмны дәвам итә. Заманнан артта калмас өчен 2007 елда спутник аша телевидение карауга күчкән. Анда каналлар күп, мәгълүматны һәр яклап алырга була, ди. Компьютерда эшли, интернетта утыра. Анда ул махсус программа буенча яңалык үзләштерә. Программаларны сөйләп баручы тавыш тизлеге бик зур. Шунлыктан аралашканда да Илсур тиз сөйләшә. Яшәү тизлеген арттырырга да ярдәм итә икән. Кәрәзле телефоннан менюга үзе кереп, аны үзенчә көйли. Nokia телефоны ул яктан бик уңайлы эшләнгән. Кнопкаларның музыкаль тавышы иркен эшләү мөмкинлеге бирә,ди. Чагыштырмача аз хәрәкәтләнү гәүдә авырлыгында сизелә башлагач, спорт белән шөгыльләнә башлый Илсур. Тренажерларда шөгыльләнә торган күнекмәләр җыелмасын да организмның кабул итүенә карап үзе билгеләгән. Нәтиҗәсе дә бар.Март аенда Алабуга шәһәрендә үткән республика бәйгесендә команда составында ярышып, голбол буенча икенче урын яулый Илсур иптәшләре белән.
Егетнең тормышка карашы, үз алдына куйган максатлары укучыларыбыз өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйм. Аның тормыш, яшәү тәҗрибәсе безгә караганда баерак дисәм, берәү дә үпкәләмәс.
- "Шуны аңладым: үзең селкенмәсәң, берәү дә китереп бирми".
- "Тырышасың, өйрәнәсең, авырлыкны үтәсең, тормышың да җиңеләеп китә".
- "Гыйлем өйрәнү тормышта яшәүне җиңеләйтә".
- "Хәлсезләнә башлыйсың икән - спортка ябыш".
- "Бер егылгач, кире торып кит".
... Илсур белән саубуллаштык. Озакка булыр, дип уйламыйм. Андый кешеләр белән бергәләп яшәү җиңел. Әлеге язмадан соң Илсурның танышлары, дуслары тагын да артыр. Теләгем: алар арасында Илсурның насыйп яры, булачак тормыш иптәше дә булсын иде. Илсурның янәшәдән баручы ир кеше буларак та, балалар атасы буларак та яңа матур яклары белән ачылачагына шигем юк минем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев