Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Безнен курсантларыбыз!

Хэрби-патриотик тэрбия эшендэге юнэлешлэрне тагыда югарырак кутэру, райондаш егетлэребезнен хэрби бурычларын утэудэге хезмэтлэре белэн якыннан ташышу максатыннан узган атнада мин - район Башлыгынын мобилизация эшлэре буенча ярдэмчесе Н.А.Загертдинов хэм Татарстан Республикасынын райондагы хэрби комиссариат булеге житэкчесе Ф.Г. Усманов, узган елдагыча Оренбург шәһәрендэ урнашкан 33860 санлы хэрби частьтэ булып кайттык. Бу...

Хэрби-патриотик тэрбия эшендэге юнэлешлэрне тагыда югарырак кутэру, райондаш егетлэребезнен хэрби бурычларын утэудэге хезмэтлэре белэн якыннан ташышу максатыннан узган атнада мин - район Башлыгынын мобилизация эшлэре буенча ярдэмчесе Н.А.Загертдинов хэм Татарстан Республикасынын райондагы хэрби комиссариат булеге житэкчесе Ф.Г. Усманов, узган елдагыча Оренбург шәһәрендэ урнашкан 33860 санлы хэрби частьтэ булып кайттык.
Бу хэрби часть укыту узэге булып санала, һәм анда һава һөҗүменнэн саклану кочлэренэ хэрби белгечлеклэр эзерлилэр, ягъни хэрби хезмэткэ чакырылучылар хезмэт срогынын 6 аен бу узэктэ укып махсус хэрби белем алып, Россия хэрби кочлэренен торле частьлэрендэ хезмэтлэрен дэвам итэлэр. Солдатлар анда курсантлар дип йортелэ.
Хэрби часть житэкчелеге белэн алдан сойлэшенгэнчә, безне часть командирынын тэрбия буенча урынбасары каршы алды.
Без килгэн вакытта, 2013 елнын козге чакырылыш курсантлары, уз взводлары, батареялары белэн кон тэртибе буенча шогеллэнэлэр иде.
Районыбыздан бу частьтэ 4 егет хезмэт итэ. Алар Качкын авылыннан Ильдарханов Нияз, Яна Элем авылыннан Садертдинов Марат, Зарипов Рустем белэн Саетов Азамат район узэге Актаныш авылыннан.
Без килгэч, районыбыз курсантларына безнен белэн аралашу, сойлэшу очен тошке ашка кадэр, 2 сәгатькэ якын вакыт бирелде.
Егетлэребезнен уку срогы 16 майга кадэр, аннан 1 атна имтихан тотып, махсус хәрби белем алу турында командование боерыгы булганнан сон башка хэрби частьлэргэ китэчэклэр.
Райондашларыбыз хэрби хезмэттэ дэ сынатмыйлар икэн, кыска гына вакыт эчендэ дэ унай яктан таныылып та олгергэннэр. Югары уку йортында уку урыныннан, уз телэге белэн хэрби хезмэткэ академик ял алып киткэн Качкын авылы егете Ильдарханов Нияз часть командирынын яхшы хезмэт итуе очен мактавын алган, Зарипов Рустемгэ дэ командиры, хэрби частьнен кондэлек тормышына керткэн тырышлыгы очен мактавын белдергэн, алар шулай ук хэрби частьнен ин яхшы курсантлары исемлегенэ кертелгэннэр. Садертдинов Марат хэм Саетов Азаматка да хезмэтне яхшы башкарганы очен мактау белдерелгэн.
Узлэренен бу хэрби частьтэ хезмэт итулэрен курсантларыбыз бик зур канэгатьлэну белэн сойлэделэр. Килу белэн кыенлыклары бик булмаса да эз генэ читенрэк булып торды, эммэ яңадан взводтагы узен кебек ук курсантлар белэн аралаша башлагач,бар да жайланды, яна тормышка ойрэну бер дэ кыен булмады дип белдерделэр. Инде хэрби кырга чыгып, атуларда да булып кайтканнар, хэрберсе чын граната атып шартлатуларын да сойлэделэр.
Туган йортларыннан эти-энилэре, район администрациясе, район хэрби комиссариаты хезмэткэрлэре жибэргэн тэм-томнэрне дэ алгач егетлэребез тагы да куаныштылар. Дивизон командирынын тэрбия эшлэре буенча урынбасары А.В. Спиридонов, егетлэребез үтенече буенча күчтэнэчлэрне хезмэттэшлэре белэн бергэ тошке ашта татып карарга рохсэтен дэ бирде.
Саубуллашу вакыты житкэч, егетлэребез бу очрашуны оештырган очен, шулай ук кучтэнэчлэр очен район житэкчелегенэ, хэрби комиссариат хезмэткэрлэренэ, эти-энилэренэ зур рэхмэтлэрен житкерулэрен утенделэр.
Курсантларыбызга алдагы хезмэтлэрендэ дэ унышлар телэп без кайтыр юлга кузгалдык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев