Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Чуракай авылында "Шәмсун" мәчете каршында мәдрәсә ачылды

Чуракай авылында,тарихи мәгълүматлар буенча, заманында 2 мәчет булган. Совет чорында иман йортын сүтсәләр дә, халык күңеленнән дини гыйлем нурларын юкка чыгара алмаганнар.

Районыбызда 2000 нче еллардагы яңарыш җилләре вакытында калыккан  мәчетләрнең берсе "Шәмсун" мәчете булды. Соңгы елларда Чуракай, Әгъбәс авылларында имамлык итүче Назим Шәехов яшьтән үк балаларыбызны ислам дине нигезләренә өйрәтүне максат итеп ала. Изге ният тиз тормышка аша. Иганәчеләр ярдәме белән искиткеч матур, зәвыкле уку йорты төзелә. 

Мәдрәсәнең дәресләр үткәрергә 3 уку сыйныфы, ашханәсе бар. Авылда дини дәресләр алып баручы Вәсилә Тимеровага тантаналы төстә мәдрәсәнең ачкычлары тапшырылды. 13 июньнән инде мәдрәсәдә укулар башлана, иртәнге якта ир балалар, төштән соң кыз балалар өчен дәресләр үткәреләчәк. Гыйлем бирергә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән шәкертләр дә җәлеп ителгән. 
 Мәчет ачу тантанасында авыл халкы, укытучылар, яшьләр, балалар белән бергә районыбызның дин әһелләре катнашты.

 

Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин изге гамәлгә фатыйхасын бирде. Мәдрәсәне сафка бастырудагы ярдәмнәре өчен иганәчеләргә ТР Диния нәзарәтенең рәхмәтен тапшырды.

Мәдрәсә ачылу мизгелләре Раил Харисов фоторепортажында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев