Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә? (ЙОЛДЫЗНАМӘ)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)

Эш турында онытып торыгыз. Сезгә көч җыярга, мәшәкатьләрдән арынып торырга кирәк.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Якыннар белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Эшкә көчегезне кызганмагыз.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Яңа мөнәсәбәтләр башлар өчен уңышлы вакыт. Компьютер артында озак утыручыларга күз табибына күренергә кирәк.
Кысла (22 июнь-22 июль)

Эшне читкә куеп, ял итегез. Дусларыгыз белән ешрак күрешегез. Эшлекле сөйләшүләргә бу атнада нокта куелыр.
Арыслан (23 июль-23 август)

Вакыйгаларны ашыктырмагыз,үз көе белән барсын. Яңа проектлар башлау уңышлы булыр.
Кыз (24 август-23 сентябрь)

Эшлекле мөнәсәбәтләрне җайлау өчен уңайлы атна. Могҗизалар эзләп йөрмәгез.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Эштәге проблемаларның шәхси тормышка да йогынтысы сизелер. Яңа эш эзли башлау комачау итмәс.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Эштә үсеш көтелә. Спорт белән шөгыльләнегез.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Нәрсәгә генә тотынсагыз да, тырышлыкларыгыз бушка китмәячәк. Тәвәккәллек – уңышыгызның нигезе. Тик күп сөйләшмәгез – тирәгездә «озын колаклар» бик күп.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Әлегә зур планнар кормый торыгыз. Бар да үз көе белән барсын. Майлы ризыклардан баш тартыгыз.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Язмышыгыздан зарланудан туктагыз. Тормышыгызда ошамаган нәрсәләрне үзгәртергә тырышыгыз. Язмышны үзгәртә алырдай танышу көтелә.
Балык (19 февраль - 20 март )

Сезгә мәхәббәт, наз җитми. Бу килеп өелгән проблемалар белән бәйле. Тиздән уңай якка хәл ителер.
чыганак: http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-13-avgust-19-avgust
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев