Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гамьсезлекнең чиге бар микән?

Һәр ел саен апрель-май айларында, тирә-ягыбызны чүп-чардан арындыру һәм төзекләндерү йөзеннән, чисталык икеайлыгы игълан ителә. Бу эшкә элек-электән чисталыкка һәм матурлыкка битараф булмаганнар катнашты һәм катнаша. Шулай да соңгы елларда халык сүлпәнлек күрсәтә башлады. Бик күпләр язгы чистартуны бары тик үзенең ишегалдын чистартуга кайтарып калдыра. Урамга куелган чүп савытлары яннарына...

Һәр ел саен апрель-май айларында, тирә-ягыбызны чүп-чардан арындыру һәм төзекләндерү йөзеннән, чисталык икеайлыгы игълан ителә. Бу эшкә элек-электән чисталыкка һәм матурлыкка битараф булмаганнар катнашты һәм катнаша. Шулай да соңгы елларда халык сүлпәнлек күрсәтә башлады.
Бик күпләр язгы чистартуны бары тик үзенең ишегалдын чистартуга кайтарып калдыра. Урамга куелган чүп савытлары яннарына үзеннән арткан барлык чүп-чарын чыгарып өя. Анда нәрсәләр генә юк - агач кәүсәләре һәм ботаклары, корыган куаклар, куралар, диваннар, кулланудан арткан төзелеш материаллары, тирес һәм башкалар. Шулай итеп урамнарны чистартасы урынга, гамьсез, оятын югалткан кайбер кешеләребез урам уртасында чүп өемнәре ясый. "Ни өчен шулай эшлисез?" - диеп кисәтсәң, "Мин бит акчасын түлим", - ди.
Урамга чүп өемнәре ясаган өчен түли булып чыга инде андый кешеләр. Һәр кеше аңласын иде шуны - ел дәверендә махсус чүп савытларына 1,5 кубометр күләмендә каты көнкүреш калдыклары чыгарып салган өчен 350 сумга якын акча түли. Ә менә төнлә кача-поса чыгарып өйгән чүп өемнәрен төяп алып китүнең бер очрагы полигон оешмасына 500 сумнан 1000 сумга кадәр төшә.
Менә быел да апрель аеның соңгы ун көнендә полигон эшчеләре өч тапкыр чүп савытлары яннарын чүп өемнәреннән чистартып чыктылар, бәйрәмгә кайткан кунакларны матур итеп каршылыйк, дип. Ләкин күбебез икенчерәк уйлый торган булып чыкты. Май бәйрәмнәрендә чүп савытлары янында яңадан чүп-чар өемнәре барлыкка килде. Мондый вәхшилекне бары тик гамьсез, чынлап торып оятын югалткан кеше генә эшли аладыр. Нигәдер аларның башына шушы чүп савытлары янында да кешеләр яши дигән уй килми. Актаныш урамнары буйлап йөргәндә һәрдаим чүп өемнәренә юлыккач, гамьсезлекнең чиге бар микән, дип уйлап куясың.
Халыкның үз кулы белән урам уртасында ясаган чүп-чар өемнәрен таза тәнгә чыккан чуан белән чагыштырырлык. Бу чирдән савыгуның берничә юлы бар. Беренчедән, чисталыкка битараф булмаган һәр кешенең гамьсезләр белән көрәшүе; икенчедән, административ комиссиянең эшен тагын да ныграк җанландыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев