Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гөрләшеп бер чәйләр эчәсе иде дә...

Бу язмам авырлыкларны җиңә белгән, нык ихтыярлы, тырыш, яшәү ямен хезмәттә тапкан килендәшем Хава Габдрахман кызы Фәрдиевага багышлана. Ул 1936 елның 28 декабрендә Түмерҗә авылында туа. Авыр заманалар. Гаиләдә 5 кыз, 2 малай. Бернигә карамастан, балалар бер-бер артлы үсеп җитәләр. Әти-әнисенең кул арасына керә башлыйлар. Колхозның төрле тармагында хезмәт куялар....

Бу язмам авырлыкларны җиңә белгән, нык ихтыярлы, тырыш, яшәү ямен хезмәттә тапкан килендәшем Хава Габдрахман кызы Фәрдиевага багышлана. Ул 1936 елның 28 декабрендә Түмерҗә авылында туа. Авыр заманалар. Гаиләдә 5 кыз, 2 малай. Бернигә карамастан, балалар бер-бер артлы үсеп җитәләр. Әти-әнисенең кул арасына керә башлыйлар. Колхозның төрле тармагында хезмәт куялар.
Хава апа да 17 яшьтән фермада сарыклар карый. Бераздан, бәхет эзләп, Үзбәкстанга китә. Анда 4 ел эшли. Әти-әнисен, туганнарын өзелеп сагына, авылына кайта. Колхозда эшләвен дәвам итә.
Авылның бер дигән егете Зәкәрия белән язмышын бәйли. Гаилә бәхетен арттырып, 2 кыз, 2 малай дөньяга килә. Зәкәрия абый - механизатор. Көнне төнгә ялгап басуда эшли. Тырыш хезмәте өчен исеме һәрвакыт мактау тактасында була. Мәскәүгә алдынгылар слетына да җибәрәләр әле үзен.
Тормыш син дигәнчә генә булсын иде дә ул. Юк шул! Ишле гаилә башлыгы 33 яшендә фаҗигале вафат була. Дүрт баласын кочып, ялгыз башы кала Хава апа. Көчле рухлы, изге күңелле чырыш җан ничек итсә итә, яңа өй салып керә. Куанып кына яшәгәндә, тагын кара кайгы ишеген шакый. Олы кызы Финсия, төпчек кызы Люция фаҗигале үлем тырнагына эләгәләр. Ана йөрәге ничек түзгәндер? Әлбәттә, туганнары, күршеләре олы терәк була инде аңа бу вакытта.
Сынмаска, сыгылмаска көч таба үзендә Хава апа. Лаеклы ялга кадәр хат ташучы, шул ук вакытта мәктәптә җыештыручы булып та эшли. Нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Хуҗалыгында малын да асрый, кош-корт та үстерә.
Ике улы да йөзенә кызыллык китермиләр аның. Акыллы, эшсөяр булып үсәләр. Гаилә коралар. Киленнәр уңган да булган. Чаллыдан гел кайтып йөриләр, төп нигездәге бар эшне ялт итеп куялар. Оныклар да әбекәйләрен бик яраталар.
Шулай матур гына яшәп ятканда Аллаһының тагын бер сынавы капка кага. Өйләре янып көлгә әйләнә. Хава апа, хәле китеп, хастаханәдә дәваланып чыга. Инде нишләргә? Туганнар, балалар, күршеләр ярдәме, үзенең үҗәтлеге белән йорт хәстәренә керешәләр. Хава апа бирешмәскә тырыша. Эшли дә эшли. Өч айдан өйле була. Шатлыгы эченә сыймый. Балалары аңа һәр адымда таяныч. Җирдә булган бөтен шатлыгын, уйларының иң-иң татлысын балаларына багышлый. Кайгыларны җиңә-җиңә, сәламәтлеге дә какшый. Актанышның ашыгыч ярдәм табибларына, терапия бүлеге табибларына, Такталачык участок хастаханәсендә эшләүче ак халатлы дусларга рәхмәтебез зурдан. Авырган чакта нык ярдәм кулы суздылар.
Аккан сулар кебек гомер үтә. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп яшәгәндә, 80 яшемә Коръән ашы үткәрәм дип йөргәндә, 22 ноябрь көнне кинәт кенә сулышы өзелде хөрмәтле Хава апабызның. Бөтен Түмерҗә өчен көтелмәгән хәл булды бу. Барлык балалары, якыннары өчен хәсрәт буасы ерылган көн.
Нишлисең, килү бар, китү бар. Сокланырлык яшәү өлгесе калдырып китте Хава апа!
Таң нурлары кебек балкып
Калды гомерең йөрәк түрендә.
Ышанмый бит күңел, юк, ышанмый,
Килеп керерсең күк бүген дә.
Сине нык юксынабыз, сабырлык, ныклык үрнәге булган Хава апабыз.
Гөрләшеп, серләшеп бер чәйләр эчәсе иде дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев