Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игътибар: урлыйлар!

Мөлкәтне саклау, хезмәткәрләрнең, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, бина-объектларны заман таләпләренә җавап биргән техник чаралар белән ныгыту… Бүгенге көндә җитәкче вазифасын башкаручы җаваплы зат әлеге һәм башка бик күп төрле бурыч-җаваплылык алдында тора. Район халкының иң күп җыела торган урыны буларак, Актаныш хастаханәсен атап китәргә мөмкин. Сәламәтлеге какшаган авыру кешенең күңелендә...

Мөлкәтне саклау, хезмәткәрләрнең, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, бина-объектларны заман таләпләренә җавап биргән техник чаралар белән ныгыту… Бүгенге көндә җитәкче вазифасын башкаручы җаваплы зат әлеге һәм башка бик күп төрле бурыч-җаваплылык алдында тора. Район халкының иң күп җыела торган урыны буларак, Актаныш хастаханәсен атап китәргә мөмкин. Сәламәтлеге какшаган авыру кешенең күңелендә бер генә уй - ничек тә үзенең борчуын артка чигендерү, җанына тынычлык, авыруына шифа табу. Башка берәүнең күңелендә явызлык булырга мөмкин, дигән уйны башына да китерми ул. Сумкасын, я булмаса, киемен коридор урындыгында калдырып, тизрәк табибка ашыга. Иясез сумкага-мөлкәткә-акчага хуҗа тиз табыла. Соңгы вакытта район хастаханәсендә булган урлашулар турында кемдер бәлки хәбәрдардыр, ә моның турында мәгълүматы булмаган райондашларны кисәтеп, мөрәҗәгать итәбез.
2013 елның 10 октябрь көнендә, иртәнге сәгать 8.00дә хастаханә гардеробында калган сумкадагы акча янчыгыннан алтын чылбыр урлана.
Озак та үтми, 23 октябрь көнендә, 07.55 -11.30 вакыт аралыгында балалар консультациясе бүлмәсендәге сумкадан 3750 сум акча урлана.
13 ноябрь көнне 08.00-08.45 вакыт аралыгында шул ук балалар поликлиникасы бүлегендәге бүлмәдән 6300 сум акча урлана.
16 декабрь көнне 09.00-09.30 вакыт аралыгында хастаханәнең икенче кат коридорында калдырган сумкадан 4500 сум акча урлана.
27 декабрь көнне 09.00 сәгатьтә хастаханәнең икенче кат коридорында калдырган сумкадан акча һәм банк картасы урлана.
29 гыйнвар көнне район полиция кизү бүлекчәсенә 13 гыйнвар көнне 08.00-11.00 вакыт аралыгында сумкадан телефон, банк картасы, 9000 сум акча урлануы турында хәбәр керде.
Хөрмәтле райондашлар! Бер генә минутка кереп чыгам дип, коридорда сумкагызны калдырмагыз. Иясез калган акча, башка мөлкәт кемгәдер кирәк булуы ихтимал, димәк, ул сезгә кирәкмәгән булып чыга. Югалткан яки урлаткан әйбер турында хәбәр полиция бүлегенә бер-ике көн үткәч кенә хәбәр ителә. Үз вакытында хәбәр ителгән җинаятьне ачыклау нәтиҗәлерәк булыр иде. Игътибарлы, уяу булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев