Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Икмәккә бәя артырмы?

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, быел Татарстанда бөртеклеләрнең тулаем жыемы 1 млн. тонна чамасы булачак. Узган елларны уңыш 5 млн. тоннадан ким булмый иде. Корылык шулай ук бәрәнге, шикәр чөгендере, кукуруз уңышының муллылыгын да шик астына куя. Татар юрап китерә...Һава температурасы арткан саен, корылыкка сылтап...

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, быел Татарстанда бөртеклеләрнең тулаем жыемы 1 млн. тонна чамасы булачак. Узган елларны уңыш 5 млн. тоннадан ким булмый иде. Корылык шулай ук бәрәнге, шикәр чөгендере, кукуруз уңышының муллылыгын да шик астына куя.
Татар юрап китерә...Һава температурасы арткан саен, корылыкка сылтап бәяләр дә өскә үрмәли башлады. Беренче ел булса, бәлки аптырамас та идек. Әмма ел да бер үк тырмага басып, җәй җитүгә "корылык" дип коткы тарату инде начар гадәткә әверелеп бара. Дөрес, уңыш та мактанырлык түгел, тик табигатьтән яхшыны өмет итеп утыру да урынсыз. Корылык элек тә булган, җаен табып, мелиорация системалары ярдәмендә уңышны да саклап калып, икмәккә бәяләрне дә авызлыклап яшәгәннәр. Кызганыч, шәхсән бездә хәзер инде ул мелиорация системасының сыңар су үткәргеч торбасы да калмады. Бәлки үткәннәргә әйләнеп кайтыр вакыт җиткәндер? Дөрес, хөкүмәт тарафыннан мелиорациягә җан өрү хәрәкәте бара, тик ул һаман шул җәйге челләдә генә искә төшерелә шул. Шул исәптән, ел да җәйнең шушы чорында икмәккә бәя күтәрелә башлый.
Республикада азык-төлеккә тотыласы еллык ашлыкның ихтияҗы 250 мең тонна бодай һәм 100 мең тонна арыш тәшкил итә. Бүгенге көндә икмәк пешерү предприятияләренең күчмә фондында 460 мең тонна бодай һәм 200 мең тонна арыш тупланган. Шулай ук, Татарстан хөкүмәте РФ интервенцион фондыннан 1 млн.тонна ашлык алырга ниятли.
Министр сүзләренә караганда корылыкка сылтау тагып бәя арттыручылар белән Федераль антимонополь хезмәт шөгыльләнәчәк. Бәяләрнең ел ахырына кадәр үзгәрмәячәген дә белдерде ул, чөнки республикада азык-төлеккә тотыласы ашлыкның ихтыяҗын тулысы белән капларлык мөмкинлек бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев