Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иясез төргәктән сак бул!

Террорчылык афәтеннән саклануда, аны булдырмый калуда һәр кеше җаваплылык тоярга тиеш. - Кайсы гына оешма, предприятие-учреждение булмасын, ул видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителергә тиеш, биналарда сак - кешеләр иминлегенә, мөлкәтнең сакланышына җаваплы зат булуы мөһим. Бүген район җирлегендә халык күпләп була торган 76 объект билгеләнгән. Алар эченә мәктәп, балалар бакчалары,...

Террорчылык афәтеннән саклануда, аны булдырмый калуда һәр кеше җаваплылык тоярга тиеш.
- Кайсы гына оешма, предприятие-учреждение булмасын, ул видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителергә тиеш, биналарда сак - кешеләр иминлегенә, мөлкәтнең сакланышына җаваплы зат булуы мөһим. Бүген район җирлегендә халык күпләп була торган 76 объект билгеләнгән. Алар эченә мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йорты, спорт залы, кафе-кибетләр, мәчет һәм халык күпләп йөри торган башка объектлар кергән. Җитәкчелек, һәр эш көне башланганчы һәм тәмамлангач, территориядә шикле предметларны ачыклау буенча караулар үткәрүне тәэмин итәргә тиеш. Объектлар янәшәсендә чит транспорт чаралары булмасын.
- Шикле предметка тап булганда, яки шартлау булырга мөмкин дигән хәбәр алганда, кичекмәстән, полиция бүлегенә хәбәр итү кирәк. Табылган әйберне урыныннан кузгатырга, кулга алырга ярамый. Компьютер, рация, кәрәзле телефоннарны сүндерергә; куркыныч зонадан халыкны чыгару, эвакуацияләүне оештырырга кирәк.
- Табылган әйбернең шартлаткыч булуы мөмкинлеген күрсәтүче билгеләр: иясез сумка-төргәк, тартма; табылган предмет янәшәсендә сәгать механизмы тавышы, ис, төтен, "бомба", "тротил", "миналанган" дигән язулар; гадәти булмаган зурлыктагы конвертлар.
Террорчылыкка каршы җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан көндәлек рәвештә эш алып барыла. Актанышның 1 нче, 2 нче мәктәпләре, Игелек үзәге, техникум, үзәк хастаханә тикшерелде. "Шартлы террорчы" төргәк белән объектларга үтәргә омтыла. Кызганыч, кайбер объектлар әле һаман килүче-китүчеләрне журналга язып тормый, документ тикшерми, төргәкне карамый гына "террорчы"ны үткәреп җибәрделәр. Кимчелекләр объект җитәкчеләренә, районның террорчылыкка каршы комиссиясенә юлланачак.
11 апрель көнне Актаныш почтасы бинасында бер гражданка төргәген онытып калдырып чыгып китә. Әлбәттә, иясез төргәк монда эшләүчеләрдә шик уята. Тынычлык һәр кешегә кирәк, иминлек өчен барыбыз да җаваплы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев