Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кем гаепле?

Телевизордан Актанышта булган яңалыклар белән таныштыралар. Шул кадәр яшьләр өйләнештеләр, гаилә кордылар, шул ук вакыт эчендә фәлән санда аерылыштылар, гаиләләрен тараттылар, балаларын ятим иттеләр, диләр. Шундый яңалыкларны тыңлап утырасың да уйга чумасың, гаилә таралуга кем гаепле соң? Әллә инде яшьләргә өйләнешкән, никахлашкан вакытларында бернинди дә йөкләмә биреп җиткермибезме соң? Миңа...

Телевизордан Актанышта булган яңалыклар белән таныштыралар. Шул кадәр яшьләр өйләнештеләр, гаилә кордылар, шул ук вакыт эчендә фәлән санда аерылыштылар, гаиләләрен тараттылар, балаларын ятим иттеләр, диләр. Шундый яңалыкларны тыңлап утырасың да уйга чумасың, гаилә таралуга кем гаепле соң? Әллә инде яшьләргә өйләнешкән, никахлашкан вакытларында бернинди дә йөкләмә биреп җиткермибезме соң?

Миңа Казан, Чайковск, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Актанышта бик күп никахлашу мәҗлесләрендә катнашырга туры килде. Мәсәлән, башта яшь солдатка ант иттерәләр, соңыннан мылтык тоттыралар, әгәр солдат антын бозса, аны шелтәлиләр. Алай гына да түгел, яшь солдаттан алып, ил җитәкчесе - Президентка кадәр халкы алдында үз өстенә алган йөкләмә өчен ант иттерәләр. Миңа калса, яшьләр төзегән гаилә дә кечкенә дәүләт. Шулай булгач, хөрмәтле дин әһелләре, яшьләрдән никахлашкан вакытта, син фәлән кызын хатынлыкка алырга ризамы, син фәлән егеткә кияүгә чыгарга ризамы, дип сорау гына җитеп бетмиме соң әллә?
Әгәр без, дин әһелләре, яшьләрнең никахлашкан вакытларында шундыйрак бурыч куеп карасак, берәр нәтиҗә бирмәс микән?

Әйтик, никахтан соң, мин әйтергә тиеш бер-ике сүз:
- Шушы кушылудан соң мин синең лаеклы ир һәм гаилә хуҗасы булуыңны телим. Эшкә оста, нык куллы аталары булмаса, балаларыгызга бик кыен булыр бит .
Өйдә яхшы, ныклы хуҗа булмаса, хатын-кыз да бәхетсез була.

Шулай төзелгән тормыш, шулай кылынган карар, Ходай Тәгалә тарафыннан шулай кушылган...
Аклый алырсыңмы шушы сүзләрне (...)
Ә хәзер кызым (...) сиңа:
Тормыш иткәндә, синең ирең эшләсә ялгышлык, тырышырсыңмы аны аңларга, аяк тибеп кычкырмассыңмы, үпкәләп йөрмәссеңме, белерсеңме йортта үз урыныңны?

Синең ирең әшәке кеше түгел, кайчакта ул ялгышырга мөмкин. Безнең беребез дә фәрештә түгел. Мин, ул һәрвакыт дөреслекне саклар, хыянәткә кермәс, дип уйлыйм.
Үзеңә бәхетле тормыш төзе. Аңла, (...) урынлы-урынсыз кычкырмасаң бәхетең артыр.
Амин...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев