Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кемнәр уку үтәргә тиеш була соң?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.10.2012 ел, 878 санлы карары нигезендә, ноябрьдән башлап гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләгән гражданнар программа нигезендә әзерлек үтәргә тиеш булалар. Моңарчы алар аны бер көн эчендә үтеп кайталар иде. Хәзер инде укулар 90 көнгә кадәр каралган. Укып, махсус таныклама алган гражданнар гына кандидатлар булып опека һәм...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.10.2012 ел, 878 санлы карары нигезендә, ноябрьдән башлап гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләгән гражданнар программа нигезендә әзерлек үтәргә тиеш булалар. Моңарчы алар аны бер көн эчендә үтеп кайталар иде. Хәзер инде укулар 90 көнгә кадәр каралган.
Укып, махсус таныклама алган гражданнар гына кандидатлар булып опека һәм попечительлек бүлегенә исәпкә баса алалар.
Кемнәр уку үтәргә тиеш була соң? Баланы тәрбиягә алырга теләүче барлык чит гражданнар: сыендыручы гаиләләр, уллыкка һәм кызлыкка бала алырга теләүче гаиләләр.
Ә инде үз туганнарын опекага алырга теләүче, электән опекун һәм сыендыручы әти-әни, уллыкка бала алып үстерүче гаилә, тормыш иптәшләренең балаларын уллыкка, кызлыкка алырга теләүчеләргә бу кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев