Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Килде ул көн горур күкрәкләрдә орден - медальләрне чыңлатып... (ФОТОЛАРДА - ВЕТЕРАННАР)

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Ул елларны ничек онытасың,- Ил язмышы кылыч йөзендә. Ир-егетләр китте яу кырына, Алып көче тоеп үзендә... Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче...

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Ул елларны ничек онытасың,-
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә...
Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган иле - Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә дә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да.1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә Ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды.
72 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр. Аларның исемнәре тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылды.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
ФОТОЛАРНЫ ТУЛЫСЫНЧА КАРАРГА
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев