Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кирәкле белешмәне – электрон юл аша

Хәзерге вакытта кая да булса эшкә урнашыр алдыннан суд хөкемендә булмавыңны раслаучы документ булуы шарт. Мондый белешмәне район полиция бүлегенә барып гариза язганнан соң алырга мөмкин иде. Ә хәзер әлеге процедураны уңайлаштыру һәм тизләтү максатында, дәүләт хезмәтеннән электрон юл аша да файдаланырга мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт хезмәтеннән файдалану...

Хәзерге вакытта кая да булса эшкә урнашыр алдыннан суд хөкемендә булмавыңны раслаучы документ булуы шарт. Мондый белешмәне район полиция бүлегенә барып гариза язганнан соң алырга мөмкин иде. Ә хәзер әлеге процедураны уңайлаштыру һәм тизләтү максатында, дәүләт хезмәтеннән электрон юл аша да файдаланырга мөмкин.
Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт хезмәтеннән файдалану (хөкем ителгәнлекнең һәм җинаять өчен эзәрлекләнү фактының булуы (булмавы) процедурасын гадиләштерү максатында, тиешле инстанцияләргә интернет ярдәмендә электрон юл белән www.gosuslugi.ru порталы аша мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Порталда теркәлү турындагы инструкция "Официальный сайт отдела МВД России по Актанышскому району" сайтында "предоставление государственных услуг" бүлегендә урнаштырылган.
Интернет браузерда https://www.gosuslugi.ru адресын җыярга һәм теркәлү үтәргә кирәк. Телефоныгызга код-хәбәр килә, кодны язганнан соң, "шәхси кабинет"ка керәсез, тиешле мәгълүматны күрсәтәсез. Паспорт һәм СНИЛС номерлары языла. Соңыннан автомат рәвештә шәхси мәгълүматны тикшерү башлана. Шәхесне раслау процедурасын - "подтверждение личности" үтәсез.
Теркәлүнең әлеге этапларын үткәннән соң, электрон вариантта гариза бирә аласыз. Гариза биргәннән соң, хөкем ителмәгәнлегең турында белешмәне район эчке эшләр бүлегеннән барып алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев