Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мал алам дип чир алмагыз

Хуҗалыкларга һәм, шулай ук, шәхси секторда эре малларны чит төбәкләрдән алудан тыелып тору урынлы. 2013 елның беренче яртыеллыгында туберкулез очраклары - биш, ә быелның 1 гыйнварына исә ун хуҗалыкта табылган. Чирмешән, Норлат, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында хәл бер дә яхшы түгел. Кызганыч, авыруның географиясе киңәйгәннән-киңәя. Туберкулезны йоктырудан сакланырга кирәк....

Хуҗалыкларга һәм, шулай ук, шәхси секторда эре малларны чит төбәкләрдән алудан тыелып тору урынлы. 2013 елның беренче яртыеллыгында туберкулез очраклары - биш, ә быелның 1 гыйнварына исә ун хуҗалыкта табылган. Чирмешән, Норлат, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында хәл бер дә яхшы түгел. Кызганыч, авыруның географиясе киңәйгәннән-киңәя.
Туберкулезны йоктырудан сакланырга кирәк. Чирне вакытында ачыклау хәерле. Бер үтеп керсә, ул теләсә кайсы хуҗалыкка зур зыян сала. Дөресен генә әйткәндә, берничә дистә ел эчендә туберкулез берничә районга миллионнарча сумлык зыян китерде, фермаларда маллар саны азайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев