Мамадышта көчле җил офис бинасы түбәсен алып аткан
Зыян күрүче кешеләр юк.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мамадышта офис бинасы түбәсен көчле җил алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Көчле җил Совет урамындагы бер катлы офис бинасыннан түбәне алып ату турында ашыгыч хезмәтләрне чакыра торган 112 бердәм номерына хәбәр иткәннәр,
Зыян мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда бик көчле җил көтелүе сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителгән.
Якын арада Татарстан Республикасы территориясендә секундына 25-27 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев