Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәмигъ мәчетендә – Әлифба бәйрәме

17 апрель көнне Казанда "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп, алдагы 4 елга, моңарчы мөфти вазифаларын башкарган, Тынычлык бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды. Яңа сайланган ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үз...

17 апрель көнне Казанда "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп, алдагы 4 елга, моңарчы мөфти вазифаларын башкарган, Тынычлык бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды.
Яңа сайланган ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үз командасын тәкъдим итте.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары итеп ТР Голәмәләр советы рәисе Рөстәм Батров сайланды. Татарстанның Баш казые булып Җәлил хәзрәт Фазлыев калды.
Мөфтинең урынбасарлары - Сөләйман мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов (ул социаль мәсьәләләр өчен җавап бирә), Казан ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров (ул дәгъват өчен җаваплы) һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Хәйруллин (ул мөхтәсибәтләр белән эш өчен җавап бирә).
Камил хәзрәт корылтайдан соң ук узган матбугат очрашуында үзенең планнары белән дә уртаклашты. Алар арасында инвалид балалар өчен балалар йорты ачу, белем бирү өчен техник мөмкинлекләрне файдалану ("Онлайн-мәдрәсә") һәм башкалар бар.
Шул ук көнне Актаныш Җәмигъ мәчетендә инде матур традициягә әйләнгән "Әлифба бәйрәме" үтте. Мөгаллимәләр Зөһрә Закирова, Ләйсән Кадыйрова, Рәйсәлә Шәвәлиева, Римма Имамова, Зәйнәб Хәбибуллина, Фәүзия Гатауллина ел дәвамында атнаның билгеле бер көнендә дин сабаклары укыттылар. Хатын-кызларыбыз мәчеттә өч ел дәвамында укый. 17 апрельдә Зәйнәп һәм Римма ханымнар укыткан сыйныфларның чыгарылыш, беренчеләрнең "Әлифба бәйрәме" булды. Коръән уку һәм язу алымы, фикх, сира, гакыйдә, әхлак, хәдис, тәфсир буенча белем алуларын раслаган Шәһадәтнамә һәм Коръән китаплары тапшырылды аларга.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 19 апрель, 2013 30 (9776) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев