Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Милләт көче – мәктәптә

Болыт артындагы кояшның җылысы, халыкка күчмәгән белемнең файдасы юк, диләр. Укытучы- әле яңа гына белем йортына атлап кергән сабыйларның ак кәгазь битедәй чиста күңелләренә тәүге тапкыр гыйлем орлыклары салучы да, хәреф танырга, язарга өйрәтүче дә, мәктәп белән саубуллашканга кадәр мәгърифәт нурларына баетучы да бит ул... Моның белән генә чикләнәме соң...

Болыт артындагы кояшның җылысы, халыкка күчмәгән белемнең файдасы юк, диләр. Укытучы- әле яңа гына белем йортына атлап кергән сабыйларның ак кәгазь битедәй чиста күңелләренә тәүге тапкыр гыйлем орлыклары салучы да, хәреф танырга, язарга өйрәтүче дә, мәктәп белән саубуллашканга кадәр мәгърифәт нурларына баетучы да бит ул...
Моның белән генә чикләнәме соң әле аның хезмәтләре? Юк, әлбәттә! Бүгенге заман укытучысына таләпләр дә шактый югары. Заманадан калышмау, ә киресенчә, әнә шул замана белән бергә атлау, хәзерге чор яңарышларын, бүгенге көн сулышын укучыларга да җиткерә, аңлата белү, тормышта югалып калмаслык балалар тәрбияләү, яманмы ул, яхшымы - мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрне кабул итеп, шуларны тормышка ашыру өчен бөтен көчен кую, тумыштан ук укытучы булырга хыялланып, гомер буе шушы һөнәренә тугры калу сорала. Әлеге сыйфатларны үзендә туплаган мөгаллимнәр генә үз укучыларына үрнәк була аладыр. Андыйлар өчен үз хезмәтләренең җимешләрен татудан, мин укыткан бала бит ул, дип горурланудан да зуррак сөенеч бармы икән? Чыннан да, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, нинди генә үрләрне яуласак та, барлык уңышларның нигезендә иң элек мөгаллимнәрнең хезмәте ята бит.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 5 октябрь, 2012 78 (9723) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев