Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбыз эшмәкәрләре «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проектының бизнес-интенсивында катнашты

Район эшмәкәрләре белән очрашуга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов, «Бизнес- коррупциягә каршы» үзәгенең башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров, «Электрон сәүдәгә ярдәм итү үзәге» бүлеге җитәкчесе Айдар Идрисов һәм «Контейнер логистикасы үзәге» АКБО башкарма директоры Анна Гурьянова килгән иде.


«Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проектының бизнес-интенсивында муниципаль район эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләрен үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре турында аңлаттылар. Интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү буенча тулы мәгълүмат бирелде. 

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев исеменә махсус хәрби операциягә җәлеп ителгән хәрби частьләрнең берсенең командирыннан хат килде. Әлеге рәсми язмада 2022 елда үз теләге белән фронтка киткән Татарстан Республикасы бизнес-омбудсменының Актаныш муниципаль районындагы җәмәгать вәкиле Рөстәм Вәлиевның хәрби хезмәттәге яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерелгән.

«Хәрби частьтә хезмәт иткән вакытта Рөстәм үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Үз вазифаларын намус белән башкара, хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Хәрби часть командованиесе тарафыннан абруй һәм иптәшләре тарафыннан хөрмәт казанды, РФ Оборона министрлыгының II дәрәҗә „Хәрби батырлык өчен“ медале белән бүләкләнде. Ул үз намусына беркайчан да тап төшермичә хәрби хезмәтен үтә», — дип язган часть командиры.

Хатта шулай ук тумышлары белән Татарстан Республикасыннан булган 380нән артык кешенең орден һәм медальләр белән бүләкләнүе, ә солдатларның батырлыгы россиялеләрнең һәм Луганск шәһәренең азат ителгән территорияләрендә яшәүчеләрнең йөрәкләрендә киң резонанс алуы хакында да әйтелә.

Татарстан Республикасы Башлыгы каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил СВОдагы якташыбыз, эшмәкәр Рөстәм Вәлиевнең хатыны Асия ханымга Татарстан Республикасы эшкуарларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаган өчен Рәхмәт хаты тапшырды. 

Актаныш муниципаль районында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил итеп Алмаз Нурлыев билгеләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев