САК БУЛЫГЫЗ: Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Һава температурасы -3...-5 градуска кадәр булачак.
Бүген, 12 декабрьдә, синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез урыны белән томан булырга мөмкин, кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.
Көндез һава температурасының Татарстанда -2...-7 градус салкын булуы көтелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176878/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев