Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Сочи – 2014не каршылап“

Балалар һәм яшүсмерләргә иҗат аша спортның кыйммәтен төшендерү һәм аларны Олимпия хәрәкәтенә җәлеп итү, шулай ук, үсеп килүче яшь буынга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Олимпия...

Балалар һәм яшүсмерләргә иҗат аша спортның кыйммәтен төшендерү һәм аларны Олимпия хәрәкәтенә җәлеп итү, шулай ук, үсеп килүче яшь буынга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Олимпия Советы 2014 елда Сочи шәһәрендә үтәчәк XXII кышкы олимпия уеннарына һәм XI паралимпия уеннарына багышлап, Татарстанның урта белем бирүче мәктәпләрендә укучылар арасында "Сочи - 2014не каршылап" дип исемләнгән иҗади конкурс игълан итә.
Конкурс өч яшь үзенчәлеге буенча үткәрелә:
"А" төркеме - 1-4 сыйныф укучылары;
"В" төркеме - 5-8 сыйныф укучылары;
"С" төркеме - 9-11 сыйныф укучылары.
Конкурсның темалары һәм номинацияләре
1. "Рәсем, рәсем сәнгате, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать"
Әлеге номинация "А" төркеменә караган укучылар арасында үткәрелә.
Эшләрнең темасы:
- "Россия 2014 елда Сочида үтәчәк XXII Кышкы Олимпия уеннарын каршылый";
- " Олимпияле Сочины һәм аның талисманнарын мин ничек күз алдына китерәм".
Рәсем сәнгате һәм график эшләр А3 (297x420мм) форматыннан да ким булмаска тиеш.
"Рәсем, рәсем сәнгате, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать"номинациясе буенча эшләр агымдагы елның 15 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107 Казан шәһәре, Островский урамы, 38 йорт, 409 офис,ТР Олимпия Советы, телефон: 236-72-86 яки ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында ( 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 йорт, 108 бүлмә).
Эшләргә нәтиҗә 2014 елның гыйнвар аенда ясалачак.
Викторина
2. "Олимпия хәрәкәте тарихыннан"
Әлеге номинация "В" төркеменә караган укучылар арасында үткәрелә.
Викторинаның темалары:
- "Россиядә һәм Татарстан Республикасында олимпия хәрәкәте";
- "Олимпия хәрәкәте тарихы".
Әлеге номинация өч этапта үтә:
I этап - 15 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр;
II этап - 15 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр;
I һәм II этап нәтиҗәләре буенча кара-каршы җавап бирүдә катнашачак укучылар билгеле булачак.
III этап 2014 елның гыйнвар аеннан башлана.
3. "2014 елда Сочидагы уеннар" нәтиҗәләрен фаразлау"
Әлеге номинация "С" төркеменә караган укучылар арасында үткәрелә.
Катнашучыларга этаплап сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Нәтиҗә 2014 елда Сочида үткәрелгән XXII Кышкы Олимпия уеннары тәмамлангач ясалачак.
Конкурс өч этапта үтә:
I этап - 2013 елның 15 ноябреннән;
II этап - 15 декабрьдән;
III этап 2014 елның 15 гыйнварыннан.
2 нче һәм 3нче номинацияләр буенча сораулар агымдагы елның 15 ноябреннән - 1 этап, 15 декабрьдән - 2 этап, 2014 елның 15 гыйнвареннан 3 этап буенча ТР Олимпия Советы сайтында (http://olympictatar.ru), ТР Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы сайтында (http://mdmst.tatarstan.ru), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында (http://mon.tatarstan.ru) урнаштырылачак.
Җаваплар сайтларда сораулар урнаштырылган көннән башлап, ике атна дәвамында электрон рәвештә оештыру комитетына җибәрелә (navstrechusochi2014@gmail.com) яки почта аша түбәндәге адреска юллана: 420107, Казан шәһәре, Островский урамы, 38 йорт, 409 офис. ТР Олимпия Советының телефоны: 236-72-86.
Конкурс эшләре өч номинация буенча да оештыру комитетына, конкурска катнашу өчен гариза белән җибәрелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев