Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Су кергәндә сак булыгыз!

Татарстан Республикасында 1 июньнән су коену сезоны ачылды. Республика буенча быел 21 июньгә чаклы 30 кеше батып үлгән. Район җирлегендә дә ел саен әлеге фаҗигаләр кабатланып тора. Быел Уразай авылында 18 яшьлек кызның суга батып үлү очрагы булды. Җәй- каникул һәм отпусклар вакыты. Сулыкларда үлү очракларының төп сәбәпләре- су керергә...

Татарстан Республикасында 1 июньнән су коену сезоны ачылды. Республика буенча быел 21 июньгә чаклы 30 кеше батып үлгән. Район җирлегендә дә ел саен әлеге фаҗигаләр кабатланып тора. Быел Уразай авылында 18 яшьлек кызның суга батып үлү очрагы булды.
Җәй- каникул һәм отпусклар вакыты. Сулыкларда үлү очракларының төп сәбәпләре- су керергә көйләнмәгән урыннарда коену, исерткеч эчемлекләр куллану, йөзә белмәү, балаларны күзәтүсез калдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең су керүе һәм су коенуны тыю буенча билгеләр куелмау.
Тирән җиргә, яки көчле агым булган җиргә йөзә белмәгән кеше эләксә бата башлый. Шулай ук кешеләр кинәт кенә көзән җыерудан баталар. Көзән җыеру йөзүченең суда тәненең артык суынуыннан һәм бертөрле йөзүдән мускулларының аруыннан була. Йөрәк авыруы булган кешеләргә су кергәндә бигрәк тә сак булырга кирәк. Мондый чирле кешеләрнең тән температурасы кинәт үзгәрүдән йөрәген паралич сугарга ихтимал.
Кайбер кешеләр үз-үзләренә бик нык ышанып, сакланмыйлар. Алар ярдан эчкә бик еракка керәләр, үзләренең кире ярга кайтыр өчен көчләре җитүен уйламыйлар һәм хата җибәрәләр.
Тирән һәм көчле агым булмаган урыннарны сайларга кирәк. Су керү һава температурасы 20-250, су температурасы 17-190 булганда, кояшлы һәм җилсез көнне тәкъдим ителә. Суга әкрен генә керергә кирәк һәм тиз генә чумып алу яхшы. Үзеңне өшегәнче суда тотарга кирәкми, мондый вакытта көзән җыера башларга ихтимал. Көзән җыера башласа, тиз генә судан чыгарга кирәк. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, йөзүне арка белән башкарырга кирәк. Кулның бармаклары тартыша башласа, аларны йодрыкка кысу һәм кулны читкә болгап, бармакларны йодрыктан чыгару зарур. Тешкә теш тигәнче, иреннәр зәңгәрләнгәнче су керү сәламәтлеккә бик зыянлы һәм куркыныч.
Ашагач сәгать ярым- ике сәгать тирәсе узгач кына су керергә рөхсәт ителә. 16 яше җитмәгән балаларга көймәләрдә үзләренә генә керергә рөхсәт ителми.
Күпчелек очракта су кергәндә су йотыла. Мондый очракта ничек тә башны югарырак күтәреп, суны ютәлләп чыгарырга кирәк.
Көймә белән суга кергәндә көймәдә көсмән, коткару боҗрасы һәм көймәгә кергән суны түгәр өчен савыт булырга тиеш. Көймәдән суга сикерү һәм аннан су керү рөхсәт ителми.
Су керү өчен яр буеннан су эченә 15 метр эчкә кергәндә суның тирәнлеге 1,75 метр тирәсе генә булган һәм әкренләп кенә тирәнәйгән урыннарны сайларга кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Алда язылган су керү кагыйдәләрен белеп, аларны бозмасагыз, сулыкларда бәхетсез очраклар булмас, су керүдән һәм йөзүдән үзегезнең сәламәтлегегез өчен зур файда гына алырсыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев