Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сыра төнлә сатылмаска тиеш

2013 елның 1 гыйнварыннан стационар булмаган сәүдә объектларында сыра һәм сырага нигезләнеп ясалган эчемлекләрне ваклап сату тыела. Сыра бары тик стационар сәүдә нокталарында гына сатылырга тиеш. Бу хактагы хәбәр Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт...

2013 елның 1 гыйнварыннан стационар булмаган сәүдә объектларында сыра һәм сырага нигезләнеп ясалган эчемлекләрне ваклап сату тыела. Сыра бары тик стационар сәүдә нокталарында гына сатылырга тиеш. Бу хактагы хәбәр Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органыннан алынды.
1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа закон нигезендә, җирле вакыт белән 22.00 сәгатьтән алып иртәнге 10.00 сәгатькә чаклы алкогольле продукция, сыра һәм сырага нигезләнеп эшләнгән эчемлекләр сату тыела. Кафе, бар һәм рестораннар үз режимы белән эшли.
Балалар, мәгариф учреждениеләрендә, медицина оешмаларында, спорт объектларында, алар тирәсендәге территориядә, мәдәният учакларында (гомуми туклану хезмәте күрсәтүче шәхси эшмәкәрләргә искәрмә булырга мөмкин), барлык җәмәгать транспортында, тукталышларда, автозаправка станцияләрендә, күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, аэропортларда алкогольле продукция һәм сыраны ваклап сату рөхсәт ителми.
Элек тә, хәзер дә сыра сату лицензия соралмый торган эшчәнлек булып санала.
2012 елның 1 гыйнварыннан декларация тапшыру бурычы кертелде. IV квартал өчен декларацияләр 2013 елның 20 гыйнварына чаклы кабул ителә.
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында кулланучыларның хокукларын яклау буенча "кайнар элемтә" телефоны эшләвен дәвам итә: (8552) 71-43-03, e-mail: chelny@ tatzpp.ru. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Корчагин бульвары, 2А (10-34А).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев