Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тамчыдан күл җыела

Югары Яхшый авыл җирлегенең еллык хисап җыелышында күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе күзгә ныграк ташланды: һәркем авылның киләчәген саклап калу өчен йөрәгеннән бәреп чыккан өзгәләнүләрне ничек тә аңлатырга тырышты. Туган авыл, туган җир кадерен шунда яшәүче кешедән дә яхшырак белүче бармы икән? Шуңа күрә "Берсе дә хәл ителмәстәй проблемалар түгел", - диелсә...

Югары Яхшый авыл җирлегенең еллык хисап җыелышында күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе күзгә ныграк ташланды: һәркем авылның киләчәген саклап калу өчен йөрәгеннән бәреп чыккан өзгәләнүләрне ничек тә аңлатырга тырышты. Туган авыл, туган җир кадерен шунда яшәүче кешедән дә яхшырак белүче бармы икән? Шуңа күрә "Берсе дә хәл ителмәстәй проблемалар түгел", - диелсә дә, урыннан торып бирелгән сораулар аның җанын борчудан әле тиз генә туктамас шикелле.
Бер яхшыйлыларны гына борчымый шул авылның киләчәге. Шул ук су, юл проблемалары, эчкечелек, эшсезлек, яшьләрнең читкә китүе, өйләнмичә картаеп баручы буйдакларның күплеге... Соңгы елларда, ниһаять, федераль үзәктәгеләр авылның бетә баруын күреп алдылар. Бу проблемага элегрәк күзне ачып карыйсы иде шул. Чуан булып тулышканын көтмәскә кирәк иде дип, ничәмә-ничә җан сыкрый бүген. Вакытында авыл кешесенә уңай шартлар тудырылмау менә хәзер катлаулы чишелешен эзли.
Мәсьәлә яңа программалар нигезендә чишелә башлады дисәк, дөресрәккә туры килер. 4 авылны берләштергән әлеге җирлекнең шәхси хуҗалыкларында 341 баш мөгезле терлек исәпләнә, шуның 209ы - савым сыерлары. Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә алынган ташламалы кредитлары узган ел 1 млн. 800мең сумнан артыграк тәшкил иткән. Бу акчага терлек тораклары төзелгән, маллар алынган, умартачылык белән шөгыльләнә башлаучылар бар. Узган ел гаилә фермалары төзүчеләргә ярдәм йөзеннән ташламалы кредит барлыкка килгәч, җирлектән 3 гаилә беренчеләрдән булып аңа кушылганнар.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 22 февраль, 2012 14 (9659) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев