Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тарихның яралы хатирәсе

Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан, интернационалист-сугышчыларны искә алу 14 февральдә Актанышның Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китте. Әфган җирендә районыбыздан ятып калган 6 солдат, сугыштан соң алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчкән 19 райондашыбызның исемнәре кабат күңелләрдә яңарды. Алар бер минутлык тынлык белән искә...

Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан, интернационалист-сугышчыларны искә алу 14 февральдә Актанышның Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китте.
Әфган җирендә районыбыздан ятып калган 6 солдат, сугыштан соң алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчкән 19 райондашыбызның исемнәре кабат күңелләрдә яңарды. Алар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары мәңгелек ут, әфганчыларга куелган һәйкәл-бюстлар янына чәчәкләр-веноклар салынды.
Искә алу район мәдәният сараенда дәвам итте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты, Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан, "Батырлык өчен" медальләрен, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
- Әфган, чечен сугышы ветераннары, кадерле балалар! Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулуны моңсу хәтер көне дияр идем. Ә моннан чирек гасыр элек, чыннан да, бәйрәм кебек кабул ителде. Безнең армиягә китә торган чорга туры килде ул. 1979-1980 елларда 18 яшьлек егетләребез илнең приказы нигезендә хезмәткә киттеләр. Районнан 6 егетебезнең яуда гомере өзелде. Авырлык белән искә ала торган вакыйга. Әти-әниләренең кичергән тойгыларын искә аласың да тамакка төер утыра.
Әфган сугышы ул - Советлар Союзы чикләрен читтән торып саклау, ә солдат - ант кабул иткән кеше. Илебез тарихында сугышлар булып торган. Әфган, Чечня, Грузиядәге конфликтларга хәзерге вакытта милләтләр, дини агымнар арасындагы тынгысызлык, конфликтлар өстәлә. Кемдер шуларның барысын үз җилкәсендә күтәрә. Сугыш чынбарлыгын үзе кичергән кеше генә белә моны. Сөйләргә теләге дә булмый андый кешенең, сөйләми дә. Әниләр өчен баласының табутын кабул итеп алу - мәңгелек яра. Районыбызда 64 әфган сугышы ветераны бар, сез - афәтне күзгә-күз карап үткәргән кешеләр. Район тормышында актив катнашып яшисез. Рәхмәт сезгә! Киләчәгебез тыныч, күгебез аяз булсын, - дип, фикерләре белән уртаклашты Фаил Мисбах улы.
Интернационалист-сугышчыларны искә алу көне уңаеннан республикада да, районда да күп кенә чаралар үтте. Шуларның берсе - "Батырлык урыны - Әфганстан" иҗат бәйгесенең район җиңүчеләре дә бүләкләнде ул көнне. Ике укучыбыз республика бәйгесендә дә җиңү яулады. Районның Туган як музеенда да кадет мәктәбе укучылары һәм әфган сугышында катнашучылар очрашты. Чыннан да, алар сугыш хатирәләрен бик тирәндә саклыйлар. Сөйләп, сезне куркытасыбыз килми, диделәр укучы балаларга да. "Ә теләгебез - көчле, сәламәт рухлы булыгыз, үзегезне дә, якыннарыгызны да яклый белегез, ышанычлы булыгыз. Тормыш иткәндә дә, яу кырында да иң кирәкле сыйфатлар бу".
Әфган сугышында катнашкан егетләребез бүген инде тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-атлар. Аларның яшәү рәвеше дә, көчле ихтыярлары, сабырлыклары, рухи ныклыклары да балалар тәрбияләүдә үрнәк булып тора. Яшь буын - мәктәп укучылары, хәзерге көндә безнең иминлегебезне саклаучы полиция вәкилләре, ут-су кичкән ветераннарыбыз берлегендә тарихи вакыйга да искә алынды, хөрмәт тә күрсәттеләр, киңәшләр дә, күңелдә йөрткән сүзләр дә әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев