Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех базарда нишләп йөргән?

Казан районнарындагы базарлар территориясендә агропредприятиеләр белән фермерлар һәр шимбәдә кече ярминкәләр оештыра. Фермерлар өчен махсус төзелгән тимер чатырларда сәүдә көн саен бара. - Кукмара районының Адай авылында ирем Айдар белән бергәләп кәбес¬тә, суган, кишер үстерәбез. Маллар да асрыйбыз. Казанга ярминкәләргә бик теләп киләбез, - ди Илнария Шакирова. Яңа Савин районындагы...

Казан районнарындагы базарлар территориясендә агропредприятиеләр белән фермерлар һәр шимбәдә кече ярминкәләр оештыра. Фермерлар өчен махсус төзелгән тимер чатырларда сәүдә көн саен бара.
- Кукмара районының Адай авылында ирем Айдар белән бергәләп кәбес¬тә, суган, кишер үстерәбез. Маллар да асрыйбыз. Казанга ярминкәләргә бик теләп киләбез, - ди Илнария Шакирова.
Яңа Савин районындагы базарда Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех очрады.
- Тула өлкәсендә булып кайткан идем, аларда азык-төлек бәяләре бездәгегә караганда шактый кыйбат, - диде җырчы. - Татарстан җитәкчелегенең шушындый ярминкәләр оештыруын хуплыйм. Бәяләр кибеттәгедән арзан, ә иң мөһиме - республикада җитештерелгән продукцияне ышанып сатып алабыз. Агропредприятиеләргә, авыл хезмәтчәннәренә чын күңелемнән рәхмәт! Җаның ни тели - шул бар. Хөкүмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә ярдәм күрсәтсен иде.
чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/item/20183-kөz-өlgermәsәң-bүgen-chyik.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев