Тау шуарга чыктыгызмы әле, дуслар?
57 бистәнең тавы иртә-кичен балаларның шат авазыннан гөрләп тора.
Актанышта яшәүчеләр генә түгел, бирегә авыл җирлекләреннән дә әти-әниләр балаларын тау шуарга алып киләләр.
57 бистәдә яшәүче Нурсолтан тауга дуслары белән килгән, шуганда саклык кагыйдәләрен үтәвен әйтте:
- Яңа ел каникулларын, кышны тау шуу өчен көтеп алам да инде. Таудан төшкәнче алдан шуган кешенең аска кадәр төшеп җитүен көтәргә кирәк. Бәрелмәс өчен. Яңа елны әти-әнием, әбекәй, бабыкай белән каршыладык. Бар кешегә дә сәламәтлек телим,- ди 8 сыйныфта укучы егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев