Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Терелә хәтердә Сөембикә..

20 октябрь көнне үзәк китапханә Актаныш технология техникумының тулай торагында яшәүче укучылар белән берлектә Сөембикәнең тууына 500 ел тулуына карата "Терелә хәтердә Сөембикә..!" исемле тематик кичә уздырды. Кичәдә электрон презентация, китап күргәзмәсенә буктрейлер күрсәтелде."Мин Сөембикәне ничек күзаллыйм" иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Хуҗакаева Илүзә, Нәбиева Таңсылу эшләре "Иң яхшы инша" дип...

20 октябрь көнне үзәк китапханә Актаныш технология техникумының тулай торагында яшәүче укучылар белән берлектә Сөембикәнең тууына 500 ел тулуына карата "Терелә хәтердә Сөембикә..!" исемле тематик кичә уздырды.

Кичәдә электрон презентация, китап күргәзмәсенә буктрейлер күрсәтелде."Мин Сөембикәне ничек күзаллыйм" иншалар бәйгесенә йомгак ясалды.

Хуҗакаева Илүзә, Нәбиева Таңсылу эшләре "Иң яхшы инша" дип табылды, алар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Кичәнең "Шигъри гөләндәм" өлешендә китапханәчеләр һәм укучылар Сөембикә турында яраткан шигырьләрен укыдылар. Кичәне әзерләүдә актив катнашкан тәрбияче Фазуллина Глүсә китапханәнең Мактау кәгазенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев