Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Урлаучы бер языклы, ә урлатучы?..

Һәркем үзенчә дәвам итеп карасын әле бу гыйбарәне. Кемдер, бәлки: "Ә урлатучы урлашу булмасын өчен ни дә булса эшләгәнме соң?" - дияр. Чынлап та, иртәме-соңмы, күпчелек очракта, карак үзенә тиешле җәзасын ала. Ә мөлкәте өчен җаваплы зат үзендә кайчан җаваплылык тоя башлар икән? Төнге вакытта да үз иркендә йөрүче маллар,...

Һәркем үзенчә дәвам итеп карасын әле бу гыйбарәне. Кемдер, бәлки: "Ә урлатучы урлашу булмасын өчен ни дә булса эшләгәнме соң?" - дияр. Чынлап та, иртәме-соңмы, күпчелек очракта, карак үзенә тиешле җәзасын ала. Ә мөлкәте өчен җаваплы зат үзендә кайчан җаваплылык тоя башлар икән? Төнге вакытта да үз иркендә йөрүче маллар, кибеткә я күршегә генә кереп чыккан вакытта биксез торучы ишекләр, тиешле җитәкчеләренә инде кат-кат кисәтү ясап, хатлар юлланса да бүгенге көндә дә техник һәм башка яктан ныгытылмаган кибетләр, оешма-предприятиеләр... Мондый мисалларны бик күпләп дәвам итәргә була.
20 сентябрь көнне иртәнге сәгать сигезләр тулып киткәч, Иске Кормаш авылыннан 1940 елгы бабай үзенең шәхси машинасында Актаныш базарына килә. Базар каршындагы машиналар тукталышына җай гына килеп туктый. Машинасындагы үзе белгән урыннан кирәкле күләмдә генә акчасын ала да, машинасын бикләми генә базарга кереп китә. Шуны гына көткән, явыз ниятле бәндә, бабай базарга кереп китүгә, машинада калган акчаларны ала. Бабайга тагын акча кирәк булып, кире чыга, әмма машинадагы акчалардан бу вакытта инде җилләр искән була...
Бабайдан сорау алган вакытта, машинасын бикләп йөрмәгәнен, акчасын да гел шул урынга калдырганын әйтә. Бүгенге көндә угрыны ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.
Газета да укый өлкән буын вәкилләре, телевизордан да яңалыклар белән танышып баралар. Аңлату эшләре, әңгәмәләр барышында: "Беләбез, беләбез. Мошенниклар да йөри, чегәннәрне дә кертмибез. Урлашулар булып кына тора бит!" - диләр үзләре. Ә мисаллар бөтенләй башка төрле бит...
Иминлек, тәртип һәркемгә кирәк. Игътибарлы һәм сакчыл булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев