Якташыбыз Фарсель ага Зыятдиновка бүген 80 яшь тулды
Общество

Якташыбыз Фарсель ага Зыятдиновка бүген 80 яшь тулды

Бакча темасына сораулары булса, журналистлар аңа шалтырата. Күпләр өчен ул ярты гасыр тәҗрибәсе булган һәвәскәр бакчачы. Ә кайберәүләр аны язучы, шагыйрь, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре буларак та белә. Утны-суны кичкән диләр андыйлар турында. Кайсы яшелчәне кайчан утыртырга, ничек утыртырга, кайчан уңышын алырга - болар турында Фарсель...

Бакча темасына сораулары булса, журналистлар аңа шалтырата. Күпләр өчен ул ярты гасыр тәҗрибәсе булган һәвәскәр бакчачы. Ә кайберәүләр аны язучы, шагыйрь, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре буларак та белә.
Утны-суны кичкән диләр андыйлар турында. Кайсы яшелчәне кайчан утыртырга, ничек утыртырга, кайчан уңышын алырга - болар турында Фарсель Зыятдиновтан да яхшырак белүче юктыр. Һәр сораган кешегә ул үз белгәннәрен җайлап кына, салмак кына тавышы белән аңлатып бирә.
Бүген 1 июнь көнне Фарсель ага Зыятдиновка 80 яшь тулды. Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Авырмагыз, Фарсель абый, исән-имин булыгыз, бәхетле яшәгез!

Нет комментариев