Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юбилей тантанасы тәбрикләүләргә күмелде

"Актаныш таңнары" газетасының 80 еллык юбилей тантанасы узган җомгада район мәдәният сараенда уздырылды. 80 ел гомер... Район газетасы шушы дәвердә ничәмә-ничә буын вәкилләрен тәрбияләп, күпме кешенең мәхәббәтле күз карашын тойды икән!? Район газетасы нык бәдәнле, тирән тамырлы, бай тарихлы булуы белән олуг мәртәбәгә лаек. Аның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга бик күп...

"Актаныш таңнары" газетасының 80 еллык юбилей тантанасы узган җомгада район мәдәният сараенда уздырылды. 80 ел гомер... Район газетасы шушы дәвердә ничәмә-ничә буын вәкилләрен тәрбияләп, күпме кешенең мәхәббәтле күз карашын тойды икән!?
Район газетасы нык бәдәнле, тирән тамырлы, бай тарихлы булуы белән олуг мәртәбәгә лаек. Аның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга бик күп кунаклар килде. Иң беренче булып район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов сүз алды. Сәхнәгә "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Николаевич Шевчук күтәрелде. "Татмедиа" ААҖ генераль директоры И.З.Миңнәхмәтовның коллективка юллаган Рәхмәт хатын укып таныштырды ул.
"Актаныш районы газетасы елдан-ел эчтәлеклерәк һәм мавыктыргычрак була бара. Ә иң мөһиме: редакциянең һөнәри остаханәсе ныгый, шактый зур тәҗрибә туплана, журналистлар иҗади осталыкта үсеш кичерә. Газета укучыларына язмаларны аңлаешлы, әмма образлы телдә тәкъдим итә. 80 еллык юбилей датасы - газетаның биографиясендә истәлекле дата ул. Район газетасының элек-электән сакланып килгән традицияләре бар.Төрле елларда мөхәррияттә эшләгән журналистлар шушы төбәкнең тарихын язалар, шул ук вакытта алар районны торгызуда һәм үстерүдә дә зур өлеш кертәләр," - диелгән сүзләр безнең матбугат ветераннарыбызның да, төрле буын хәбәрчеләребезнең дә, коллектив хезмәткәрләренең дә хезмәтенә олы бәя булып килеп иреште.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 22 август, 2012 65 (9710) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев