Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юл хәвефләре берәр кайчан кимерме?

Юл-транспорт фаҗигаләре һәм алардан зыян күрүчеләр, һәлак булучылар исәбенә күз салсак, бик аяныч статистикага юлыгабыз. Татарстанда һәр ай саен 50гә якын кешенең гомере өзелә. Кызганыч, безнең районда да юл фаҗигаләре еш кабатланып, бик күп гаиләләргә кайгы китерә. Район Советының чираттагы утырышында аның сәбәпләре ачыкланды, депутатлар юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү...

Юл-транспорт фаҗигаләре һәм алардан зыян күрүчеләр, һәлак булучылар исәбенә күз салсак, бик аяныч статистикага юлыгабыз. Татарстанда һәр ай саен 50гә якын кешенең гомере өзелә. Кызганыч, безнең районда да юл фаҗигаләре еш кабатланып, бик күп гаиләләргә кайгы китерә. Район Советының чираттагы утырышында аның сәбәпләре ачыкланды, депутатлар юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү хакында фикер алыштылар.
Район Советының икенче чакырылыш егерме икенче утырышында район Советы депутатлары, район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы Камаев, район прокуроры, район суды рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, оешма җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре, район Советының һәм башкарма комитетның бүлек мөдирләре катнашты.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә тәкъдим ителде. Аның беренчесе Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасарын, район Советы рәисе урынбасарын сайлау турында иде. 14 октябрьдә булып узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүз муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Васил Максут улы Салиховка бирелде.
Район Уставының 42 маддәсе нигезендә район башлыгы урынбасары депутатлар арасыннан сайлана. Өстәмә сайлаулар нәтиҗәсендә Түке авыл җирлегеннән сайланып, район Советы депутаты булган Илфак Шамил улы Бариев кандидатурасы күрсәтелде. Сайлау ачык тавыш бирү юлы белән уздырылды. И.Бариев бертавыштан район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары итеп сайланды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 31 октябрь, 2012 86 (9729) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев