Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Аккүз мәктәбе хәбәрләре

Даими авторыбыз, әлеге мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмиловадан хат кабул иттек. Эчтәлеге белән бергәләп танышыйк.

5 декабрьдә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-9 класс укучылары «Россия — минем горизонтларым» («Киләчәккә билет») дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек курсын гамәлгә ашыру барышында һәм Актаныш җирлеге эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан тегү-чигү эше белән шөгыльләнгән Дәүләтова Әлфия Мәзһәр кызының эш урынында булдылар. Укучылар тегүче һөнәренең үзенчәлеге һәм эшмәкәр булу нечкәлекләре белән таныштылар. Дөньяда һөнәрләр бик тә күп, ләкин һәр кеше ошаган һөнәрне сайлый. Әлфия Мәзһәр кызы тегүче һөнәрен сайлавына һич тә үкенми, киресенчә горурланып, яратып сөйли. Әлеге һөнәрдә эшмәкәр булып унике ел буена эшли. Тегүче һөнәренә Актаныш һөнәр училищесында укып алган. Әлфия Мәзһәр кызының оста куллары тарафыннан зәвык белән тегелгән милли киемнәрне, чигелеп татар орнаментлары төшерелгән сумкаларны, намазлыкларны, калфаклар һәм түбәтәйләрне укучылар сокланып карадылар. Укучыларга гади кебек тоелган, әмма бар кеше дә булдыра алмаган һөнәр белән танышу зур тәэсирләр калдырды.

***


Шулай ук күптән түгел генә миһербанлык һәм шәфкатьлелек декадасы кысаларында, мәктәбебез директоры Ринат Флүн улы Җәмилов һәм 9нчы сыйныф укучылары Шәйдуллина Илвина, Әхмәтова Айзиләләр өйдә укыган яшьтәшләре Гүзәл Харисова янына хәлен белергә бардылар. Укучы кызлар белән Гүзәл белән аралаштылар, иганәчеләр әзерләгән күчтәнәчләрне тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев