Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Уфага сәяхәт кылдык: Соклангыч урыннарда булдык

Актив хәбәрчебез Сирина Исламова яза һәм бик күркәм фотолар белән уртаклаша.

Актанышның балалар сәнгать мәктәбе коллективы искиткеч матур сәяхәттә булды. Ут күрше Башкортстанның башкаласы Уфага кызыклы сәяхәт ясадык.

Данлы «Җиде кыз» фонтанына бардык, лимонарийны күрдек, башкорт халкының бөек батыры Салават Юлаев һәйкәле янында фотога да төштек.

Аннан соң кич белән «Нур» татар дәүләт театрында танылган якташыбыз, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» премьерасын тамаша кылдык.

Хәтта ки индуслар белән истәлекле фотога төштек.

Экскурсия барыбызга да бик ошады, мондый чаралар коллектив өчен аеруча күңелле үтә. Коллегаларым да сәяхәттән бик кәнәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев