Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Урман мастерының укучылар белән очрашуы

Даими авторыбыз, Аккүз авылы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмилованың чираттагы хаты белән танышып китик.

16 ноябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Минзәлә урманчылыгы» Актаныш участогының урман мастеры Рәмис Рифкать улы Хисамов белән укучыларның очрашуы булды. Бу очрашуда Рәмис Рифкать улы урманнарның кеше тормышындагы әһәмияте, агачлар үстерү һәм аларны карау турында сөйләде.

Әңгәмә барышында урман мастеры урманнарга сакчыл караш темасына зур игътибар бирде. Укучылар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. 

Урман янгыннарының һәм урманда янгынның төп чыганакларының зыяны турында күзаллау формалаштыру, урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, мәктәптә «Урман уттан курка!» дип аталган рәсем бәйгесе дә үткәрелде. Мәктәптә табигатькә cакчыл караш формалаштыру һәрвакыт актуаль тәрбия юнәлешләренең берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев