Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кардәшләр!

Сезне ихлас күңелдән Бөек Ватансугышында Җинүнең 80 еллыгы – Җиңү көнебелән тәбрик итәм.

Бәйрәмнәр арасында әлеге көн аеруча изгеһәм кадерле. Чөнки арабызда бу сугышныңкайгылы җилләре кагылмаган кешеләрсирәктер. 

Җиңү көне – уртак хәтер көне ул. БөекВатан сугышында батырларча һәлакбулганнарның якты истәлеген саклау һәмбүгенге көндә исән ветераннарга һәрьяклапигътибар һәм ихтирам күрсәтү безнең әхлакыйбурычыбыз. 

Райондашларыбыз - Советлар Союзы Геройлары - Баян Дәүләтов, ГөмәрҺадимөхәммәтов, Хәсән Заманов, СергейФадеев, Гатаулла Минаевның тиңдәшсезбатырлыклары ил тарихына мәңгелеккәязылды.

Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызның яктыистәлегенә баш иябез. Бүгенге көндә безнеңсафта атлаучы, яшь буынны үзләренеңбатырлыгы үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгы белмәүче Нурфика апа Абдуллина, Тәфкил абый Вәлиев һәм Вазыйх абыйШакиров белән хаклы рәвештә горурланабыз. 

Бөек Ватан сугышының утлы елларыелдан-ел бездән ерагая бара. Әмма вакыт улдәһшәтле вакыйгалар, ватандашларыбызныңчиксез батырлыгы турында хатирәләребезнебезнең күңелләрдән җуеп ала алмый. 

Бүгенге көндә дә җиңүчеләрнең варисларызаман сынауларына каршы тора, вөҗданкушканча илебезне яклап, тарихи дөреслекхакына неонацизмга каршы көрәшә. Алар - безнең таянычыбыз, горурлыгыбыз. Үзгомерен корбан итеп, батырлык үрнәгекүрсәткән егетләребезнең якыннарының, туганнарының тагын бер кат авыр кайгысынуртаклашабыз.

Бүген дә, Бөек ватан сугышы елларындагыкебек бар халык берләшеп Җиңүне якынайтугаүз өлешен кертә. Битараф булмаганрайондашларыбызга ихластан рәхмәт сүзләренҗиткерәм. Тынычлыгыбыз өчен көрәшкәнегетләребезгә ярдәм итү – безнең төпбурычларның берсе. Дөреслек безнең якта һәмҖиңү дә безнеке булачак!

Мөхтәрәм ветераннар, хөрмәтлерайондашлар!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим! Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алыпкилгән һәркемгә мәңгелек дан!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү Көне Белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев